Яхшы гамәлләр кылырга ашыгыйк!

"Аврора молл" сәүдә үзәгендәге "Түбәтәй" татар ашлары кафесында беренче тапкыр үткәрелгән ифтар мәҗлесе.

«Аврора молл» сәүдә үзәгендәге «Түбәтәй» татар ашлары кафесында беренче тапкыр үткәрелгән ифтар мәҗлесе.

Менә берничә ел инде Ураза аенда Россия мәчет­ләре каршында Рамазан ча­тыр­лары куела һәм анда мохтаҗ булган кешеләр өчен ифтар мәҗлесләре уздырыла.

Самара шәһәрендә беренче чатыр үткән елда куелган иде. Аны оештыру белән быел “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов, Иске мәчет имамы Ильяс Яруллин һәм мөселман яшьләре хәрәкәте активисты Иршат Хәбибрахманов шөгыльләнә. Бу турыда хәбәрчебезгә күптән түгел генә Казан Ислам университетын тәмамлап кайткан Ильяс хәзрәт Яруллин:

- Авыз ачарга килүчеләрнең саны күп булганлыктан, быел тагын да зуррак чатыр куярга туры килде. Аны безгә даими спонсорыбыз китереп бирде. Гомумән, ярдәм итүчеләребез байтак. Кемдер ит, кемдер бәрәңге китерә, кемдер акча белән булыша. Ике пешекче ашларны урамда пешереп торалар, индивидуаль пластик савытларга салып бирәләр.

Көн саен ифтар мәҗлесенә 250-300ләп кеше килә. Күп­челеге Урта Азиядән килеп эшләүчеләр, тик 20 — 30 процен­ты гына җирле татарлар. Күренеп тора, килүчеләрнең керемнәре зур түгел.

Җәмигъ мәчете каршында хәйрия ашлары Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә Рамазан гаете көнендә бу чатырда балалар өчен бәйрәм ясарга җыенабыз, — дип сөйләде.

Сызран шәһәренең «Азан» мәчете (Жуковский урамы, 1) каршында да быел шундый чатыр ачылды. Кояш баеганнан соң юлчыларга, өйләрендә ашарларына булмаучыларга авыз ачарга да, сәхәр ашарга да мөмкин. Ислам динендә ач кешене, яисә ураза тотучыны ашату бик саваплы эш булып санала. “Без сезне Аллаһы хакына ашатабыз һәм сездән бернинди рәхмәт өмет итмибез, чөнки Рамазан аендә ураза тоткан кешеләрне ашатучыларның бөтен гөнаһлары да юып төшерелә”, — диләр хәйриячеләр. Сызранның Рамазан чатырына булышырга теләүчеләр булса, 8-927-02-28-866телефоны буенча «Азан» мәчете имамы Фәрит-хәзрәткә, яисә 8-927-61-88-007телефоны буенча “Сәләм” яшь хәйриячеләр хәрәкәте җитәкчесе Ильяс Шәкүровка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Самараның «Аврора молл» сәүдә үзә­гендәге “Түбәтәй” татар ашлары кафесы да һәр пәнҗешәмбедә ифтар мәҗлесләре үткәреп тора. Моңа кадәр бер генә сәүдә үзәгендә дә ифтар мәҗлесләре үткә­релмәгән. Кунакларга “Тү­бәтәй”нең йөзе булган иң тәм­ле татар ашлары тәкъдим ителә һәм кафе җитәкчесе Альбина Шәмсет­диновага, ка­фе хезмәткәрләренә бик күп рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә.

"Аврора молл" сәүдә үзәгендәге "Түбәтәй" татар ашлары кафесында беренче тапкыр үткәрелгән ифтар мәҗлесе.

«Аврора молл» сәүдә үзәгендәге «Түбәтәй» татар ашлары кафесында беренче тапкыр үткәрелгән ифтар мәҗлесе.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено