Борынгы көймәдә Уса елгасы буйлап / На ладье по Усе реке

иванчин

“Пехиль” өл­кә чуваш җәмгыяте рәисе урын­басары И.В.Иван­­чин борынгы ла­дья сызымнары буенча төзелгән көймәләрдә су буйлап изге та­­рихи урын­нарга даи­ми сәяхәт­­ләр оештыра.

Самара җире матур та­бигать почмаклары белән бай. Анда элек-электән күп тарихи вакыйгалар бу­лып торган. Мәсәлән, Жи­гули таулары итәгендә үзенең гаскәрләре белән танылган атаман-ил­басар, башкисәр Степан Ра­зин качып яткан. Имеш, кайдадыр шушы җирләрдә ул үзенең байлыкларын яшереп калдырган. Тик аларны әле­гә беркем дә тапмаган һәм алар вакытын көтеп яталар.

Бу урыннар Х-ХII гасыр­ларда Идел буе Болгары дәүләте һәм Муром шәһәр­чеге урнаш­кан булуы белән дә кызыклы. Ә Муранка авы­лында, күптөрле риваять­ләр­дә сөйләнгәнчә, бө­тен дөнья­ белгән баһа­дир Илья Муромец үзе туган диләр.

Нәкъ шунда, Жигули тау­ларының иң матур урынында, гү­зәл Уса елгасы ярында ХIII гасырның рус крепосте (ны­гытмасы) традицияләре буенча төзелгән гаҗәеп архитектура комплексын бер юкка гына “Богатырская Слобода” (“Ба­һадирлар бистәсе”) дип атма­ганнардыр.

Су-спорт туризмы буенча спорт остасы, “Пехиль” өл­кә чуваш җәмгыяте рәисе урын­басары Иван Васильевич Иван­­чин инде күптәннән үзе­нең милләттәшләре һәм өл­кәдә яшәү­че башка милләт вәкиллә­ре белән су буйлап бу изге та­­рихи урын­нарга даи­ми сәяхәт­­ләр оештыру ту­рында хыялла­нып килгән. Һәм менә, ниһаять, бу хыял тор­мышка ашып, борынгы ла­дья сызымнары буенча төзелгән көймәләрдә беренче өч тәүлеклек сәяхәт үткәрелде. “Бердәмлек” өлкә татар га­зетасы хәбәрчесе сәяхәт җитәкчесе, баш воевода (бо­рынгы русларның гаскәр баш­лыгын шулай атаганнар) Иван Васильевич ИВАНЧИН белән очрашып, бу турыда әңгәмә корды.

- Иван Васильевич, сездә бу гаҗәеп сәяхәтне үткәрү теләге кайчан һәм ничек туды?

- Шушы тарихи урыннарга җәяүләп түгел, ә борынгы рус көймәсендә сәяхәт кылу хыялымны мин күптәннән күңелемдә саклап йөртә идем. Һәм менә, ниһаять, бу хыял тормышка ашты. “Ладушка” дип аталган ладьяны безгә “Бога­тырская Слобода” спорт комплексы җитәкчеләре биреп торды. Алар безне төрледән-төрле кенәз киемнәре белән дә тәэмин иттеләр.

Беренче сынап карау походына 9 кеше барырга булдык. Аларның дүртесе “Баһадир­лар бистәсе” баһадирлары, ә калган бишесе бәхетләрен сынап карарга теләгән туристлар иде.

Беренче көнне, 4 майда, без бер-беребезне сынап, “Богатырская Слобода”ның ныгытмалары, кенәз йорты һәм корал палатасы белән танышып йөрдек, баһадир киемнәрен тотып-тотып карадык.

5 май иртәсендә, һәр­кай­сыбыз өчен коткару жилетлары алып, бөтен кирәк-яракларны җентекләп тикшереп, гүзәл “Ладушка”бызда маршрут буенча “Богатырская Слобода” ныгытмасыннан Уса елгасы буйлап өскә таба йөзеп киттек.

Ишкәкләр белән ишеп бер мильгә якын араны үтүгә озатып баручы яхшы гына җил исә башлады һәм без көймәбезгә алсу төстәге җилкәннәр элеп, елганың сул ярына якынрак күчтек. Тынлык, киңлек, элеккеге заманның кенәз киемнәре һәм озатып баручы җил безне шул чактагы борынгы Русьның тарихи чорына чумдыргандай итте. Бу елга суларын нәкъ шушындый борынгы көймәләр кисеп йөргәннәр бит.

Артык биек булмаган ярлар башлыча кызыл балчыктан һәм алтынсу комнан тора.  Елга утраулары арасындагы күпсанлы комлыклар матурлык­лары белән үзләренә тарталар, чакыралар кебек. Урыны-урыны белән комлы ярлар текә кыяларга әверелә, аларның тар тарлавыкларыннан елгачыклар агып ята. Бу тарлавыкларда, башкача әйткәндә, җир ярыкларында, балыкчылар үзләренә мунчалар төзеп куйганнар. Без шундый өч балыкчы мунчасын очраттык.

- Ярда тукталып торга­ныгыз булдымы?

- Әйе, булды. “Фестивальная” аланлыгыннан бераз өскәрәк, яки үзебез атаганча “Баскыч” тукталышына кадәр узгач, без беренче лагеребызны куйдык. Анда палаткалар кую, учак ягу, хәтта волейбол, футбол уйнау өчен күп уңайлы урыннар бар иде. Сетка урынына гади бау тарттык та берничә партия волейбол уйнап алдык. “Картлар” “Яшьләр” командасы белән үзара көч сынашты. Ә кичен учак ягып җибәрдек һәм кичке аштан соң рәхәтләнеп җырлашып утырдык. Арып-талып урын өстенә ятуга, төнге кошларның сайравын тыңлый-тыңлый ничек йок­лап китүебезне дә сизми калганбыз.

- Сезнең команда киләсе көн иртәсен нинди кәеф белән каршы алды?

- Кәеф бик шәп иде. Тик иртәдән үк Усаның югары ягыннан көчле җил исә башлады. Шуңа күрә, җил тагын да көчәя төшкәч, алдан әзерләп куелган кечкенә моторыбызны кабызып җибәрергә туры килде. Ә аның көйләве астында җилгә каршы йөзү дә күңелле икән.

Берничә сәгатьтән соң еракта Комаровка авылы йортлары күренде. Җил һаман туктый белмәде, дулкыннар вакыты-вакыты белән берәр метр биеклеккә күтәрелә башлады. Шулай да, көймәбезнең як-яклары биек итеп эшләнгәнгә, мондый дулкыннар да безгә зарар итә алмадылар.

Тагын берәр сәгатьләп ва­кыт йөзгәч, еракта ниндидер нокталар, төрле төс­тәге кеч­кенә корылмалар күренде. Якын­рак баргач, аларның “Кругосветка” сәяхәтеннән кайтучы тольяттилыларның кечкенә каеклары (көймәләре) һәм палаткалары икәнлеге беленде.

Аларның җәйләвендә төн­гелеккә калырга булдык. Кичтән тольяттилыларның “Кызлар” ко­мандасы белән безнең “Адмираллар” командасы арасында “көлкеле” футбол ярышы уздырдык. Бөтенебез дә әкият персонажлары — куяннар, бүреләр, төлкеләр булып киен­гән идек. Соңрак көлкеле концерт та оештырылды.

Дүртенче көн иртәсендә тиз генә җыендык та кайтыр юлга чыктык. Безгә күңелле дә, шул ук вакытта бераз моңсу да иде. Бу гаҗәеп кыска вакытлы сәяхәтебезнең ахырына якынлашуын бөтен тәнебез, җаныбыз теләми иде.

Башта ишкәкләр белән ишеп бардык, ә инде елга киңлегенә чыккач, җилкәннәр элдек, һәм безнең көймәбез зур тизлек белән алга, өй ягына таба йөзә башлады.

Ярты юлны үткәч, каршы җил күтәрелде. Моторы­бызны яңадан кабызырга туры килде. Һәм без Тольят­тиның “Кругосветка”дан кайту­чыларның 50ләп каекларын узып китеп, колоннаның иң башына чыктык.

Җил һаман туктамады, кояш та күк йөзен әкренләп каплап алган кара болытлар астына кереп яшеренде.

Тиздән “Богатырская Сло­бода” спорт-мәдәни комп­лек­сының таныш биналары һәм моннан өч көн элек озатып калган кыялы ярлары күренде.

Көймәбезне тын бухтага куйгач та, бер-беребез белән кочаклашып, сәяхәтебезнең уңышлы тәмамлануы белән тәбрик сүзләре әйтешеп, таралышырга тотындык.

dsc_7197иванчин DSC04137 DSC04141 DSC04211

- Иван Васильевич, бу яхшы башлангычның дәвамы булырмы? Бу турыда сез ничек уйлыйсыз?

- Һичшиксез, булачак. Без алдан ук “Богатырская Слобода” оешмасы җитәкчелеге белән ладьяның, кирәкле җиһазларның, сәяхәтнең бәяләре турында алдан ук сөйләшеп куйган идек. Поход  өлкән яшьтәгеләргә — тәүлегенә 1 мең сумга, ә 12 яшьтән узган балаларга 700 сумга төшәчәк. Бу артык зур бәя түгел.

Сәяхәтчеләр ишкәкләр бе­лән ишәргә, җилкәннәр куеп йөзәргә, сугышчан балталар ыргытырга, җәядән атарга өй­рәнәчәкләр. Әлбәттә инде, аларны тукталышларда балык тоту, учак янында җырлар җырлап күңел ачу да көтә.

Барлык катнашучыларга да маршрутны уңышлы үткән өчен “турист” таныклыгы тапшырылачак.

Хәзерге вакытта июнь­нең беренче яртысында үт­кәреләчәк походларда кат­нашучыларның составлары билгеләнгән, диярлек. Ә июнь­нең икенче өлешенә, һәм шулай ук июль — август айларына буш урыннар бар әле. Тик ашыгырга кирәк. Быел соңгы поход 10 — 13 августта үткәрелә. Сәяхәттә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар көтәбез.

Белешмәләрне 8-917-101-05-90 контакт телефоны буенча ала аласыз.

Бу сәяхәттән сез, һичшиксез, уңай тәэсирләр, тормыш энергиясе туплап кайтачаксыз.

Әңгәмәдәш — Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек».

* * *

Богата Самарская земля красивыми уголками, где издавна происходили множества исторических событий. Здесь у подножия Жигулевских гор обитал со своими воинами известный атаман-разбойник Степан Разин. Якобы где-то у этих мест он спрятал свои драгоценности. Но до сих пор они еще не найдены и ждут своего часа.

Эти места интересны и тем, что когда-то, еще в Х-ХI веках расположились здесь государство, называемое Волжской Булгарией и знаменитый Муромский городок. А в селе Муранка, как сказывается во многих летописях, родился знаменитый богатырь Илья Муромец.

Не случайно, построенная в живописном месте Жигулевских гор на берегу красавицы реки Уса, по традициям русской крепости 13 века, необыкновенный архитектурный комплекс, назвали «Богатырской Слободой».

Мастер спорта по водно-спортивному туризму, заместитель председателя областного чувашского общества «Пехиль» Иван Васильевич Иванчин уже давно мечтал об организации и проведении со своими сородичами и остальными жителями области постоянные многодневные путешествия по воде по этим священным историческим местам.

И вот, наконец, эта мечта осуществилась, и состоялась первая такая трехсуточная экспедиция – отдых на «Ладье». Об этом корреспондент областной татарской газеты «Бердэмлек» беседует с организатором и руководителем путешествия, главной воеводой Иваном Васильевичем Иванчиным.

- Иван Васильевич, как начиналось ваше замечательное путешествие?

- Эту свою мечту о путешествии по этим историческим местом, не пешком, а на древней русской ладье я вынашивал уже давно. И вот, наконец-то, она осуществилась. Ладью под названием «Ладушка», дали нам в спортивном историческом комплексе «Богатырская Слобода». Здесь же на время нашего похода одолжили разнообразную княжескую одежду. Решили отправиться в пробный поход дружиной в составе 9 человек. Из них четверо были богатырями из «Богатырской Слободы», а остальные пять человек были туристами, желающие испытать свое счастье.

В первый день, 4 мая, мы приглядывались друг к другу, знакомились крепостями «Богатырской Слободы», княжеским Теремом и Оружейной палатой, прикоснулись к богатырским доспехам.

5 мая, рано утром, получили для каждого спасательные жилеты, проверили досконально все грузы и оборудования, потом двинулись на своей прекрасной «Ладушке» по маршруту от «Богатырской Слободы» вверх по реке Уса.

Когда на веслах прошли около одной мили, задул хороший попутный ветер. И мы установив алые расписные паруса, перешли ближе к левому берегу. Тишина, простор, старинные княжеские одежды и попутный ветер, будто, окунул нас в ту историческую эпоху Древней Руси, когда вот также древние ладьи рассекали эти воды. Не очень высокие берега состояли, в основном, из глины и золотистого песка. Многочисленные плесы в воде пляжей приманивали своей красотой. Местами берега заканчивались песчаными отвесными крутоярами, прорезанными ручьями, образовывая узкие ущелья. В этих ущельях, или щелях, рыбаки построили бани. В течении часа, пока шли под парусом, увидели три рыбацких бани.

- Были ли остановки на берегу?

- Да были. Пройдя дальше до «Фестивальной» поляны или остановка «Лестница», как мы ее назвали, устроили первый лагерь. Было много места для палаток, костра и даже обустроенная поляна для волейбола и футбола. Натянули импровизированную веревку вместо сетки, и сыграли несколько партий в волейбол, «Старики» против «Молодежи». Вечером разожгли костер, после ужина, конечно, пели бардовские песни. Засыпали под пение неведомых ночных птиц.

- А с каким настроением встретила ваша команда утро следующего дня?

- Настроение было отличным. Но с утра дул с верховий Усы сильный ветер. Немного прошли на веслах, но ветер все усиливался. Пришлось установить, заблаговременно приготовленный, моторчик и под его песню идти против ветра. После несколько часов, вдали показались строения села Комаровка. Ветер не утихал, волны разогнались до метровой высоты. Но борта нашей ладьи были высоки и недосягаемы даже для таких волн.

Пройдя еще час от села Комаровка, увидели вдали какие-то точки на берегу и разноцветные небольшие строения. Подойдя ближе, разглядели на берегу многочисленные ялы и палатки тольяттинских «Кругосветчиков».

Достигнув лагеря, прошли его до конца и там устроились на ночлег. Вечером состоялся «шуточный» футбольный матч команды «Девушек» против команды «Адмиралов». Все были одеты под сказочные персонажи — зайки, волки, лисы… Позже был устроен юмористический концерт силами участников путешествия.

Утром четвертого дня мы после недолгого сбора отплыли в обратный путь. Было весело и в то же время грустновато. Все мы чувствовали, что наше чудесное кратковременное путешествие заканчивается. Сначала гребли веслами, а выйдя на речной простор, установили парус и наша ладья набрала хороший ход. На половине пути, поднялся встречный ветер. Пришлось включить моторчик. И вскоре, обогнав все 50 ялов тольяттинских «кругосветчиков», возглавили колонну. Ветер не утихал, черные облака постепенно закрывали солнце. Но вскоре впереди показались знакомые нам строения спортивно-культурные комплекса «Богатырская слобода», и тот скалистый берег, от которого мы отчалили три дня назад. Поставив нашу ладью в тихую бухту, мы обнимая друг друга, поздравляли с успешным окончанием нашего путешествия.

- Иван Васильевич, а будет ли продолжение этого начинания? Если будет, то долго ли придется его ждать?

- Будет, обязательно будет продолжение. Мы заранее обговорили с руководством «Богатырской Слободы» стоимость аренды Ладьи и необходимого оборудования. И подсчитали во сколько обойдется это увлекательное путешествие для желающих участвовать в нем. Поход обойдется, практически, по себестоимости – взрослым в 1 тысячу рублей, а детям от 12 лет – 700 рублей за сутки.

Во время похода его участники научатся управлять ладьей веслами, парусом и рулем, метать боевые топоры, стрелять из лука. Конечно же, их ждет рыбалка на стоянке, костер и песни.

Всем участникам будут выданы справки об окончании маршрута с присвоением звания «Турист».

В настоящее время уже почти подобран состав команды участников похода на первую половину июня, есть еще свободные места на вторую половину июня, также на июль, август. Последнее путешествие должно состояться с 10 по 13 августа.

Справки можно получить по контактному телефону – 8-917-101-05-90. О деталях похода можно обговорить во время телефонного разговора.

Ждем от вас заявку на участие. От этого похода вы получите массу положительных впечатлений, здоровый заряд жизненных сил и кладезь полезных знаний.

Рафик НУРИЕВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 873

Комментирование запрещено