“Ак калфак” – осталар мәктәбе

"Түбәтәй" җитәкчесе Альбина ШӘМСЕТДИНОВА (уртада) осталар мәктәбенә килүчеләрне бавырсак белән каршы ала.

«Түбәтәй» җитәкчесе Альбина ШӘМСЕТДИНОВА (уртада) осталар мәктәбенә килүчеләрне бавырсак белән каршы ала.

Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кызыксынучан, һәрберсе үзе сайлап алган өлкәдә талантлы хатын-кызлар эшли. Үзләре белгәнне башкаларга да бик теләп өйрәтәләр алар.

Әле күптән түгел генә Гөлнара Насыйрованың “Алтын инә” ательесында җыелып калфак чиккәннәр иде. Шунысы игътибарга лаек: биредә катгый киртәләр куелмый. Мастер-класста (осталар мәк­тәбе)  катнашучы хатын-кызлар үз күлмәгенә, зәвыгына карап килешле баш киеме тектеләр. Мәсәлән, Самарадагы “Түбәтәй” фастфуд чел­тәре хуҗабикәсе Альбина Шәм­сетдинова үзенең калфагына “Түбәтәй” фирмасының символы — кызыллы-яшелле лалә чәчәге чигеп куйды,  Румия Низамова зәңгәр күлмәгенә килешеп торган ак чәчәкләр беркетте. Башкалар да фантазияләренә ирек бирделәр. Гөлнара исә һәрберсенә калфак тегү һәм чигү технологиясен аңлатып, хатын-кызларның кул астыннан чыккан эшләнмәләрнең сыйфатын тикшереп торды. Бу процессны башыннан ахырына кадәр “Губерния” теле­каналының “Дом дружбы” тапшыруына төшереп бардылар.

Ә ураза башланыр алдыннан Самараның «Аврора молл» сәүдә үзәгенең фуд-кортында урын алган “Түбәтәй” тиз ашау кафесында милли ризыгыбыз гөбәдия пешерү буенча да осталар мәктәбе уздырылды. Аны Самара өлкә хатын-кызларының  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, аш-су остасы Разия Әюпованың “Розалина” кафесында тәҗрибә туплап үскән кызлары Наилә Тимербулатова һәм Галия Әбрәһимова, “Түбәтәй”нең җитәкчесе Альбина Шәмсетдинова оештырды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Галия Әбрәһимова һәм “Хәләл ризыклар” кибете хуҗабикәсе Римма Низамова Казанның “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы уздырган осталар мәктәбендә катнашып кайткан иделәр һәм анда өйрәнгәннәрен башкаларга да күрсәтергә булдылар.

Гөбәдия пешерү ансат эш түгел икән. Аның камыры да үзенчәлекле: ак майга һәм сөткә генә басыла. Эчлеге дә төрле булырга мөмкин. Кызыл эремчек ясау өчен дә зур түземлек һәм осталык кирәк. Шул шартларның барысы да җиренә җиткерелеп үтәлгәндә генә гөбәдия тәмле килеп чыга. Нәкъ шул нечкәлекләренә төшенү өчен осталар мәктәбенә унбишләп кеше килгән иде. Һәр хатын-кызның үз гаиләсен тәмле ашлар белән сыйлысы килә бит. Шуңа да алар зур игътибар белән эшкә керештеләр.

«Аврора молл» фуд-кортын­да ашаган кеше беләдер, «KFC», «Pizza», “Түбәтәй” кебек кафеларда ашамлык алучылар барысы да бер залда ашыйлар. Матур-матур калфаклар, алъяпкычлар кигән хатын-кызларның мәш килеп нидер эшләвен күргән кешеләр битараф кына узып китә алмадылар, әлбәттә. Туктап карап торучылар да, фотога төшерүчеләр, гөбәдия рецептын сорап алучылар да булды. Бу чара чын мәгънәсендә татар ашларын популярлаштыру иде инде.

 Осталар мәктәбен алып ба¬ручы Галия ӘБРӘҺИМОВА.


Осталар мәктәбен алып баручы Галия ӘБРӘҺИМОВА.

"Түбәтәй" җитәкчесе Альбина ШӘМСЕТДИНОВА (уртада) осталар мәктәбенә килүчеләрне бавырсак белән каршы ала.

«Түбәтәй» җитәкчесе Альбина ШӘМСЕТДИНОВА (уртада) осталар мәктәбенә килүчеләрне бавырсак белән каршы ала.

Әзер гөбәдияләрне “Түбә­тәй” кафесының мичендә пешереп алгач, барысы да чәй өстәле тирәсендә утырыштылар. Разия Әюпова һәм Альбина Шәмсетдинова әзерләгән баллы-үләнле чәй янына яңа гына мичтән чыккан гөбәдия килеп кунаклагач, тирә-якка тагын да тәмлерәк исләр таралды. Хатын-кызлар телеңне йотарлык тәмле гөбәдия пешерә алганнарына шатланып, оештыручыларга рәхмәтләрен укыдылар. Ә Разия ханым шушы чараны оештырган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, “Түбәтәй” җитәкчелегенә, оешманың активистларына ис­тәлекле бүләкләр тапшырды. 

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1129

Комментирование запрещено