Самараның Халыклар дуслыгы йортында унтугызынчы мәртәбә өлкә мордваларының “Масторавань тундо” фестивале үткәрелде. “Масторава” мордва милли-мәдәни үзәге оештырган бәйрәмгә өлкә хөкүмәтенең дә, Халыклар дуслыгы йортының да, “Самара өлкәсенең Халыклар Союзы” иҗтимагый оешмасының да ярдәме тиде.
Көне буе фойеда мордва халкының милли ашлары, иҗат эшләре күргәзмәләре эшләде, милли көйләр агылды. Шулай ук эрзя һәм мокша телләрендә язылган китаплар, музыкаль дисклар, төрледән-төрле сувенирлар сатылды, ә өлкә “Валдо ойме” мордва газетасы бушлай таратылды. Россиянең рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, Саранск шәһәренең 43 санлы гимназиясе укытучысы Василий Ширманкин агачтан кисеп ясау үрнәкләре буенча мастер-класс үткәрде.
Бәйрәмдә өлкә шәһәрләрендә һәм авылларда шөгылләнүче иҗат коллективлары чыгышлары аерым зур урын алып торды. Концертны Мордовия Республикасыннан килгән кунаклар — Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты “Мерема” фольклор ансамбле һәм эстрада җырчысы Артем Мамаев ачып җибәрделәр.
Бәйрәмдә катнашучыларны “Самара өлкәсенең Халыклар Союзы” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев, Самара өлкәсенең мәдәният министрлыгы вәкиле Мария Пошехонова, Самара шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов котлап, иҗади уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр, ә иң мөһиме — милли тамырларны онытмаска кирәк, дип белдерделәр.
Концерт программасы өч сәгатьтән артык дәвам итте. Халыклар дуслыгы йортының актлар залына мордва җырларын тыңларга, биюләрен карарга килгән кешеләр барысы да сыймады, кайберләре рәтләр арасына басып карадылар, икенчеләре бина буйлап йөрделәр, өченчеләре фойеда аралаштылар. Өлкәнең төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән “Масторава” хоры, “Килейне”, “Вияна”, “Велень койты” коллективлары, Анатолий Глухов, Виктор Рауткин, Максим Трифонов кебек аерым башкаручылар, бигрәк тә балалар коллективлары мордва сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен күрсәтә алдылар.
Өлкә фестивале Самара коллективларын гына түгел, Мордовия сәнгатьчеләрен дә үз тирәсенә җыя, елдан-ел фольклор белән кызыксынучылар саны арта баруын күрсәтә.
Киләсе елда “Масторавань тундо” фестивале үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Димәк, ул тагын да киңрәк күләмдә, зуррак залда, купшырак булып уздырылырга тиеш. Күршеләребезне, Самара өлкәсендә яшәүче бөтен милләт халыкларын да кунакка чакырып калабыз.
Вера АЛЕКСЕЕВА.
Просмотров: 865