Гашыйк каен

iАк каеннар, каен җыры
Күпләрнең күңелендә.
Ак каенны мин дә тиңлим
Яшь килен күлмәгенә.

Нечкә билле каен кызы,
Янәшәсендә — төз имән.
Әй, ничек соң килешкәнсез,
Дип, елмая ай күктән.

Назлана каен имәнгә
Көзге ачы җилләрдә.
«Ничек соң сынмый түзәрмен,
Кемнән ярдәм көтәргә?»
 
Шулай диеп, матур бикә,
Җилфердәтеп керфеген.
Сирпеде батыр имәнгә
Карашы аша хисен.
 
«Әй, матурым, гүзәлкәем,
Тыныч бул мин барында.
Минем мәхәббәт җилләрдән
Сине саклар салкында».

Тидерде иркәләп имән
Ботакларын каенга.
Кошлар кушылды сокланып,
Алар җырлаган моңга.

Агач күләгәсе астында
Ял иткәндә урманда.
Хәйран калып мин тыңладым
Олы хисләр турында.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 896

Комментирование запрещено