Рамазан аеның беренче көннәреннән башлап безнең Денис авылында да ифтар мәҗлесләре күп үткәрелә.
Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов имамлык иткән мәхәллә мәчетендә уздырылган шундый мәҗлесләрнең берсендә миңа да катнашырга насыйп булды. Җәгъфәр хәзрәт җыелган халыкны изге Рамазан ае белән котлады, аннан Коръән аятьләре укып, тоткан уразаларыбызның кабул булуын, илгә-көнгә бәрәкәтле, матур, тыныч тормыш теләп, дога кылды.
Азан әйтелеп, ахшам намазы укылгач, мәҗлескә чакырылган кунаклар мулдан хәзерләнгән сый-нигъмәт тулы өстәлләр артына утырып, авыз ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Соңрак ястү, тәравих, витр намазлары да укылды. Мәчеткә җыелган өлкән һәм урта яшьтәге абый-апалар арасында яшьләрнең дә булуы куанычлы хәл. Бу мәҗлестә никахлашып, гаилә корырга әзерләнүче яшь парны — Илдар Бадыйков белән Эльвира Моратшинаны да очраттым. Яшьләрнең гаилә тормышларын мәчеткә килеп, догалар укып башларга җыенуларына сокланып бетә алмадым.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1114