Без кунак

2И, Аллаһым, тормыш дәрьясында
Көч бирәсең күпме адәмгә?
Борчылудан рухым сүнгән чакта
Хыялларым килә ярдәмгә. 

Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп,
Таң ата да, тагын көн үтә.
Вакыт уза, яралар төзәлә,
Киләчәктә безне ни көтә?
 
Аллаһымнан сорадым сабырлыклар,
Теләкләрем чынга иреште.
Юмартлыгым, кылган изгелекләрем -
Алар миңа бик нык булышты.
 
Язмыш кулында безнең гомеребез,
Җир йөзендә кунак булсак та.
Алда мине тагы ниләр көтә?
Уйларым да бары шул хакта.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 841

Комментирование запрещено