Син елама, талкаем

i2Күл буенда уйга баткан
Бөдрә чәчле талкаем.
Нинди кайгылар басты соң
Синең матур башкаең. 

Син, талкаем, ник бөгелдең,
Өзеләме үзәгең?
Синең тамган күз яшеңнән
Җыелдымы бу күлең?
 

Бөгелсәң дә, сыгылсаң да,
Ялгышны төзәтмәссең.
Булган язмыш суга аккан,
Агышын үзгәртмәссең.
 
Сөйлә миңа хәлләреңне,
Икәү түгик күз яшен.
Син генә аңларсын кебек
Гомерләрнең үтешен.
 
Яшер мине күләгәңә,
Качыр кайгыларымны.
Кочагыңда мин аңлармын
Кайда адашканымны,
Кемне югалтканымны.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 886

Комментирование запрещено