Әгәр зур кайгы килсә…

1Самара шәһәрендә мөсел­маннарны татар зиратында үзебезнең мөселман татар гадәтләре һәм йолалары, дин кануннары буенча күмү белән шөгыльләнүче оешма, предприятие, кеше бармы икән? Аларның исемен, телефоннарын беләсе иде.

«Миңа хәзер 85 яшь, Самара шәһәрендә яшим. “Бердәмлек” газетасын инде күптән өемә яздырып, даими укып барам. Шәп газета чыгарасыз, рәхмәт үзегезгә.

Шуңа күрә яраткан басмама үземне кызыксындырган соравымны да бирергә булдым. Аны җавапсыз калдырмассыз дип ышанам.

Соңгы вакытларда бик еш авырый башладым, аякларым начар йөри, колакларым ишетми, авырулар турында сөйли китсәң, күп инде алар. Мәңгелеккә күчү турында да уйларга вакыттыр.

Соравым да нәкъ шуның белән бәйле. Самара шәһәрендә мөсел­маннарны татар зиратында үзебезнең мөселман татар гадәтләре һәм йолалары, дин кануннары буенча күмү белән шөгыльләнүче оешма, предприятие, кеше бармы икән? Аларның исемен, телефоннарын беләсе иде.

Элек татарлар арасында дусларым, яхшы танышларым күп булса да, хәзер аларның берсе дә якты дөньяда юк инде. Мине җир­ләр кешеләрем бар барын, тик берсе дә мөселман йолаларын белми.

Шушы соравыма җавабыгыз миңа зур ярдәм итүегез булыр иде.

Сезне хөрмәт һәм ихтирам итеп, укучыгыз

Румия Әюп кызы Алиева».


Менә шундый хат килеп төште “Бердәмлек” газетасы редакциясенә. Тик шунысы кызганыч, Румия апа нигә­дер үзенең адресын да, теле­фонын да язмаган.

Җавапны, апа үзе сораганча, газетабыз аша бирергә бул­дык. Бәлки, бу башка олы яшьтәге укучыларыбызга да файда китерер.

Самарада мөселманнарны дини йолалар буенча күмү эш­ләрен оештыру белән шөгыль­ләнүче муниципаль учреждение консультанты Замир Минзаһи улы Фәрәхетдинов бу со­рау­га менә ничек җавап бирде:

- Кешене мәңгелек йортка озату җаваплы хезмәт. Моны безнең хезмәткәрләр кабер казудан башлап, зиратка илтеп кабергә иңдерүгә кадәр бөтен мөселман кануннары буенча башкаралар. Соңгы юлга озатырга, җеназа укырга Җәмигъ мәчетеннән (Стара Загора урамы, 54нче йорт), Иске (Малый тупик, 127нче йорт), Тарихи (Алексей Толстой урамы, 61А йорт), Зубчаниновка (Чекистлар урамы, 49нчы йорт), Кряж (Новокуйбышевск шоссесы, 2А йорт), Мехзавод (7нче квартал, 1нче йорт) мәчетләреннән үзегез теләгән гыйбадәтханәнең имамы киләчәк. Күмү процессының бәясе 25 мең сумнан башлана.

Самарада мөселманнарны күмү өчен бүген 5 каберлек ачылган — Иске татар зираты (Юзовская урамы, 2нче йорт), Безымянка (Метал­лург), Мехзавод, Рубежное, Зубчаниновка шәһәр зиратлары, Черновка (Рамушки поселогы) һәм Ни­колаевка поселогындагы район зиратлары.

Мәрхүмнәрегезне соңгы юл­га озату мәшәкатьләре буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- Замир Фәрәхетдиновка — 8(846) 244-49-89, 8-927-688-49-89;

- Ренат Феткуловка (Иске татар зираты мөдире) — 8-937-985-75-52;

- Равил Яхибаевка (күмү өчен урын алу мәсьәләсе буенча) — 8-927-013-99-01.

Шуны исегездән чыгармагыз — сез якын кешегез вафат булу сәбәпле зур кайгы кичергән беренче мизгелләрдә үк төрле ритуаль агентлыклар вәкилләре килеп җитәргә мөмкин. Тик алар белән хез­мәттәшлек итәргә ашыкмагыз. Чөнки бездән башка мөселманнарны ислам йо­ла­ла­ры буенча күмү белән шөгыль­ләнүче оешмалар Самарада юк.

Барыгызга да кайгыгызны кичерүдә сабырлык телим!

Әңгәмәдәш –

Рәис НИГЪМӘТУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1035

Комментирование запрещено