Ак халатлы һөнәр иясе

DSCN0057

Камышлы хастаханәсенең шәфкать туташы Резидә Әхмәтшәриф кызы Шакирова.

Июнь аеның өченче якшәмбесендә
Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә

Менә өч дистә елдан артык инде һәр елның июнь аенда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Кешеләрнең сәламәтлеген кайтару, аларга тормыш куанычларын бүләк итү кебек игелекле, чын мәгънәсендә гуманлы хезмәт ияләре — Камышлы районыбызның ак халатлылары да бу көнне зурлап үткәрәчәкләр.

Районыбызның ак халатлы һөнәр иясе Резидә Шакирова 1965 елның 3 сентябрендә Камышлыда яшәүче Мәрьям апа һәм Әхмәтшәриф абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Авыл мәктәбендә белем алып, 8 сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Похвистнево шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Дипломлы белгеч  өч ел Кляүле хастаханәсендә эшләп алгач, туган авылына кайтып урнаша, 1987 елның язында Равил исемле егеткә тормышка чыга. 

Резидә белән Равилнең гомер итүләренә дә быел 30 ел туды. Ике чибәр кызлары бар аларның.  Риммалары гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши, әти-әнисенә ике онык та бүләк итте: Камиллага инде 5 яшь туган, Тимурга — 3 яшь. Икенче кызлары Зарина Самара шәһәрендә яши һәм эшли.

Резидә ханым 1984 елдан башлап бүгенгесе көнгә кадәр Камышлы хастаханәсенең күз табибы янында шәфкать туташы булып хөзмәт куя. Гиппократ антына тугры, авыруларга ягымлы, шәфкатьле ханым 30 еллык хезмәте дәверендә күптөрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

DSCN0057DSCN0055 DSCN0059Медицина хезмәткәре – гади һөнәр генә түгел шул. Анда уңыш казану өчен иң элек иң күркәм кешелеклелек сыйфатлары кирәк. Биредәге офтальмология бүлмәсенә хәтта күрше Кләүле районыннан да киләләр. Ачык йөзле, тәмле сүзле шул безнең шәфкать туташыбыз. Һәрбер авыруны елмаеп кына каршы ала бит ул. Резидәбез — мактап бетермәслек һөнәр иясе шул.

Бәйрәм уңаеннан Сезгә, Резидә ханым, һәм Сезнең барлык коллегаларыгызга авыр һәм гаять җаваплы хезмәтегез, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен зур тырышлык куюыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез район халкының сәламәтлеге сагында торасыз. Кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйсыз, үзегезнең һөнәрләрегезне йөрәк чакыруы буларак кабул итәсез. Пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышасыз. Үзегезнең тынгысыз хезмәтләрегез белән Камышлы районының киләчәгенә уңышлы нигез саласыз.

Армый-талмый хезмәт куйган барлык медицина хезмәткәрләре алдында баш иясе килә. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын!

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1489

Один комментарий

  1. Замечательная женщина и профессионал!