Самар Җәмигъ мәсҗидендә һәр көнне ифтар мәҗлесләре узды

i2Рамазан ае башлануга Самарның Баш мәсҗидендә үзенә бер җанлану башланып китә. Авыз ачырга бер сәгать калгач, кичке сәгать сигезләр тирәсендә гыйбадәтханәгә халык агыла да агыла.

Мәртәбәле картларыбыз һәм карчыкларыбыз иң затлы киемнәрен киеп, яшьләребез заманча динебез Ислам таләпләренә туры китереп, үзенә бер асыллык мохите тудырып мәҗлескә җыелдылар.

Ифтар мәҗлесләре үзенә бер олуг тату гаиләне хәтерләтеп җибәрә. Һәммәсендә пакьлек, һәммәсендә чисталык, һәммәсендә пөхтәлек, һәммәсенең йөзендә шатлык вә куаныч хисләре аерым бер нур булып сирпеп тора. Ифтар табыннары тату гаиләдәге тынычлыкны, саф мәхәббәтне, тугрылыклыкны, дуслыкны, бәхетлелекне зурлап күрсәтү мәйданчыгына әйләнде.

Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинның һәм барлык имамнарыбызның вәгазьләре, Коръән укулары мөселманнарның рухи кыйбласын көчәйтеп, Иманнарын ныгытып, ватанпәрварлыкларын көчәйтеп йөрәкләрдәге дәртне үстереп җибәрде. Ифтар табыннары туганлык хисләрен яңартты. Ифтар мәҗлесләре картлар белән яшьләрне бер өстәл тирәсенә җыйды.

Авыз ачу гамәле адәмнәр арасындагы матди аермалыкны оныттырып, байлар һәм урта хәллеләр үзләрен бертигез итеп хис иттеләр. Бу күренеш җәмгыятьне тотрыклы итүдә, ватанлык хисен көчәйтүдә гаҗәеп зур вазыйфаны башкаруда иң саллы хезмәт дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Ифтар табыннарында барчасы да бертигез, барчасы да бай,  барчасы да дөрес әхлакый тәрбия алган булып күренә. Һәм бу ай буена сузылган чаралар кешеләрнең гадәти тормышларына татулык өстәде.

Самарда шунысы күзгә ташлана — яп-яшь кызлар, шәмдәй егетләребез, мәктәп балалары катнашты. Ата-аналарга бу бердигән тәрбияви үрнәк булып кабул ителде.

Борынгы татар кызларыдай киенгән укучыларыбыз милләтебезнең егерме беренче гасырның өлгесе булып кабул ителде. Самар Җәмигъ мәсҗидендәге табыннарда саф татар телендә вәгазьләр яңгырады. Аллаһыга шөкер, димәк милләтебез яши! Татарыбыз кыйбласын тапкан! Без исән!

Июньнең ундүртендә узган ифтар мәҗлесендә барлык имамнарыбыз җелекләребезгә сеңдерердәй Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримнән аятьләр укыдылар. Төрле тавыш. Һәммәсендә үзгә мәкам. Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен, фикерләрен кунакларның күңел түрләренә һөнәрмәндләр биеклегендә салдылар.

Быелгы ифтар мәҗлесләренең аермасы да булды. Самар җәмигъ йортында куелган палаткада йөзәрләгән мөселман яшьләре авыз ачтылар, сәхәр ашадылар. Татары-башкорты, үзбәге таҗигы,
казахы-кыргызы, әзәрие-чечены, кабардины-балкары, дагыстанлысы — урысы — барчасы да үзләрен Раббыбызның тигез хокуклы угыллары итеп хис иттеләр.

Ике кул биреп исәнләшүләр, хис белән кысып-кысып кочакланушылар — болар барчасы да Самар җирлегендә мәңге булган татулыкның асыл җимешләре. Без — мөселманнар татулык, туганлык хисләрен саклау буенча алдынгы сафларда барырга тиешбез. Чөнки моны бездән Коръәнебез таләп итә.

Самар Җәмигъ йортындагы палаткада һәр көнне ике йөзгә якын кеше ризыкланды. Бу чыгымнарны үз җилкәләренә матди яктан мул торучы мөселманнарыбыз алды. Июньнең ундүртендәге ифтар мәҗлесенең чыгымнарын да мөтәвәллият һәм байларыбыз күтәрде. Байларыбызга киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле маллар биреп торсын иде.

Ураза — Аллаһы Тәгалә безләргә бүләк итеп биргән гамәл. Самар татарлары моны йөрәкләре белән аңлап кабул иттеләр һәм Раббыбыз кушканча яшәргә тырышуда көч куйдылар. Бу изге тойгылар сүрелмичә-сүнмичә көндәлек гадәтебезгә әйләнсен иде.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено