Июнь аеның өченче якшәмбесендә
Медицина хезмәткәре көне билгеләп
Саулыгым – байлыгым, дип юкка гына әйтми халык. Ялгыш бармагыңны киссәң дә, кечкенә генә яра күпме борчу тудыра. Ә инде эчке әгъзаларың авырта башласа, кәеф бөтенләй төшә. Сызланасың, сукранасың, тәмам йокыңны югалтасың… Шунда ук табибка йөгереп барырга да бит – шикләндерә. Ә менә күтәренке кәеф белән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлау өчен хастаханәгә бару, киресенчә, бик тә шатлыклы гамәл. Бүгенге әңгәмәдәшем — өлкә кардиология үзәгенең 5нче бүлеге мөдире Алия Атлас кызы ТӨХБӘТОВА.
Кемгә — ничектер, ә минем өчен бу медицина учреждениесе бик бәхетле урын. 1991 елда мине, “Бердәмлек” газетасы редакциясендә әле генә эшли башлаган яшь хәбәрчене, танылган кардиолог, ул вакытта 5нче һәм 6нчы кардиология бүлекләре мөдире, ә соңрак баш табиб урынбасары булып эшләгән Румия Имам кызы Мифтаховадан (ул 2015 елда вафат булды инде) интервью алырга җибәргәннәр иде. Абруйлы табиб хәбәрче тәҗрибәсез дип тормады, ачык йөз белән каршы алып, сорауларыма тулы җавап биреп, чәйләр эчереп озатып калган иде. Аның җиңел кулы белән башлаган эшемне менә инде 25 ел буе дәвам итәм һәм юлымда гел Румия Имамовна кебек яхшы кешеләр генә очрап тора.
Хәзер инде бишенче бүлек белән Алия Атласовна җитәкчелек итә. Ул медицина институтын тәмамлаганда ук шушы кардиология үзәгенә практикага эләгә һәм Румия Имамовна кебек абруйлы, кызыксынучан һәм шул ук вакытта масаерга яратмаучы, интеллигентлы табибларга, биредәге дустанә, иҗади атмосферага сокланып, сайлаган профессиясенә тәмам гашыйк булып, шушында эшләргә кала.
Заманында күп еллар Камышлы район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән әтисе Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтовның йогынтысы да зур булгандыр. “Мин балачактан ук үземне табиб дип күз алдына китерә идем. Шуңа мәктәптә дә тырышып укыдым, институтка да җиңел генә керә алдым”, — дип сөйли Алия Атласовна.
Ул да ачык йөзле, үз профессиясен яратучы, белүче, бөтен игътибарын, белемен җигеп пациентларына ярдәм итәргә тырышучы кеше булып чыкты. Киң эрудицияле кеше белән нинди темага да сөйләшүе кызыклы. Шулай да, Рамазан аена туры килгән Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан беренче соравым дин һәм сәламәтлек турында булды.
- Алия Атласовна, елдан-ел ураза тотучыларның саны күбәя бара. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр аның бер көнен дә калдырмаска тырышалар. Ә йөрәк һәм кан тамырлары авыруы булган кешегә ураза тотарга ярыймы соң?
- Йөрәк-тамыр авыруы булган, инфаркт кичергән кешеләр витаминнарга, калий һәм магний кебек йөрәккә файдалы матдәләргә бай ризыклар белән даими тукланырга тиеш. Чөнки аларның йөрәге катастрофа кичергән яисә кичерү алдында тора. Шуңа күрә организмга сыйфатлы ашамлык, чиста су, вакытында һәм җитәрлек күләмдә дарулар таләп ителә.
- Шулаен шулайдыр ул. Ләкин бит безнең татар халкы гореф-гадәтләрдән тайпылырга ашыкмый. Балачактан куе гына майлы шулпага, камырына маргарин салып, эченә сарык ите тутырып пешерелгән бәлешкә күнеккән. Медицина күзлегеннән бу файдалы булмаса да, әби-бабаларыбызның тәмле ашларыннан аерылуы мөмкин түгел.
- Аерылырга кирәкми дә. Мин үзем дә әти-әни янына авылга кайтканда токмачны бик яратып ашыйм. Тик әнием итнең майсызрагын сайлап алырга кирәк икәнен яхшы белә. Бәлеш тә өстәлдә көн саен булырга тиеш түгел. Күп хәрәкәтләнү, күбесенчә җиләк-җимеш, яшелчә белән туклану, эштә дә, өйдә дә тыныч атмосфера булдыру кан басымын дарусыз да төшерә ала. Ләкин кан басымы булган кешегә даруларны даими рәвештә эчеп торырга кирәк. Хәлең начарлана башлагач кына эчү дөрес түгел, инсульт яисә инфаркт булырга да мөмкин. Шул вакытта безгә кичектергесез чаралар күрергә туры килә.
- Әйе, табиблар һәрвакыт җәяү йөрергә кирәк, дип сөйләп торалар. Кая инде шәһәр җирендә җәяү йөрү! Һавасы начар, аралар ерак. Өйдә утыруың хәерлерәк…
- Һава начар дисәң, фитнес үзәкләрендә җәяү йөрү өчен тренажерлар, йөзү өчен бассейннар бар. Балачактан спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ләкин “качалка”ларга көн саен йөреп, авыр-авыр гантельләр күтәрү файда китерми. Спорт залыннан арып түгел, ә энергия туплап кайтуны максат итеп куярга кирәк.
- Ә үзегез фитнес белән шөгыльләнәсезме соң? Гомумән, буш вакытыгыз булганда ни эшлисез?
- Әйе, атнасына 2-3 мәртәбә кардиотренажерда шөгыльләнәм. Ә эштә проблемалар була калса, тавыш куптармыйм, машинама утырам да максатсыз-нисез шәһәр урамнарын әйләнеп йөрим. Шулай нервыларым тынычлана һәм проблема үзеннән-үзе юкка чыга.
Ә табигатькә чыкканда, яисә чит илләргә барганда сәнгатьле фотосурәтләр төшерергә яратам. Алар миндә бихисап. Менә кабинетыма да күчеп килә башладылар инде. Бераз вакыт эленеп торганнарын яңаларына алыштырып торам. Үзенә күрә фотокүргәзмә ясыйм инде. Кабинетыма кергән кешеләрнең дә, табигать матурлыкларын күреп, кәефе күтәреләдер, сәламәтлекләре артадыр, дип ышанам…
Менә шундый кеше ул, Алия Атласовна. Табигать-анадан аерылмасаң, күп ашамасаң, тик тормасаң, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәсәң, һичшиксез, сәламәт булырсың, дип ышана ул. Күптән түгел генә 50 яшьлек матур юбилеен билгеләп үткән Алия Төхбәтовага сәламәтлек һәм күңел көрлеге теләп калыйк. Безгә дә хастаханә ишекләрен табибларны котлау өчен генә ачып керергә насыйп булсын иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1179
Алия Атласовна,с праздником Вас! Спасибо за здоровье, за вашу внимательность и доброту! Будьте здоровы и счастливы!