Сиреньнәрем

iӨй алдымны ямьләндереп
Үсте сиреньнәребез.
Сиреньнәрдәй татлы иде
Безнең сөюләребез. 

Кушымта:
Сиреньнәрем, сиреньнәрем,
Хуш исләр таратыгыз.
Бер-берегезне сөешеп,
Гомергә яратыгыз.


Җилләр исте арабыздан,
Күзләр тиде сөюгә.
Кавыша алмый ике йөрәк
Калды янып-көюгә.

Кушымта:
Сиреньнәрем, сиреньнәрем,
Хуш исләр таратыгыз.
Бер-берегезне сөешеп,
Гомергә яратыгыз.

Ялгыз йөрим шул бакчада,
«Исереп» исләренә.
Сирень өзеп бирүеңне
Төшерәм исләремә.

Кушымта:
Сиреньнәрем, сиреньнәрем,
Хуш исләр таратыгыз.
Бер-берегезне сөешеп,
Гомергә яратыгыз.

Сандугачлар чут-чут сайрый
Сирень ботакларында.
Авыр икән ялгыз яну
Мәхәббәт утларында.

Кушымта:
Сиреньнәрем, сиреньнәрем,
Хуш исләр таратыгыз.
Бер-берегезне сөешеп,
Гомергә яратыгыз.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 874

Комментирование запрещено