Надеждино авылы өстендә манара балкый

Мәчетнең бүгенге имамы Мәсгут хәзрәт Кыямов.

Мәчетнең бүгенге имамы Мәсгут хәзрәт Кыямов.

Мәчетебезнең 30 июньгә билгеләнгән 20 еллык юбилеен каршылап

Кошки районы Надеждино авылының тарихы әби-патша заманында башлана. Башта ул Александрталь дип атала. Екатерина II Идел буйларындагы буш уңдырышлы җирләрне Россиягә килеп эшләүче немецларга бүлеп бирә. Чит илдән килгән халык җир эшкәртү, мал-туар асрау һәм башка шундый эшләр белән шөгыльләнә башлый. Алар якын тирәдә яшәүче крестьяннарны да эшкә алалар. Араларында татарлар да күп була.

Ә Надеждино дигән исем Бөек Ватан сугышыннан соң бирелә. Шулай булса да, ул әле күп еллар ике исем белән йөри. Ә немецларның күбесе үзләренең Ватаннарына — Германиягә күчүне кулай күрә.

Вакыт уза, авыл да зурая бара. 1970 — 1990 елларда Надеждинога күрше авыллардан күп яңа кешеләр килеп урнаша. Авылның иң гөрләп торган чаклары була бу. Надеждинода зур, бай күмәк хуҗалык эшли. Биредә механизаторлар әзерләүче профессиональ техник училище да була. Урта мәктәптә йөзләгән укучы белем ала. Кондырча елгасы ярындагы бу авылда ел саен яңа урамнар барлыкка килеп тора.

Кызганыч ки, туксанынчы еллар башында, яхшы уйлап эшләнмәгән реформалар аркасында авыл тарала башлый. Халыкка эш бетә, кү­мәк хуҗалыклар ябыла. Элек Надеждинодагы шәхси ху­җа­лык­ларда 550 — 600 баш сыер, 3 көтү булса, хәзер бөтен авылга 50 — 60 баш мөгезле эре терлек бармы икән?

Авылыбыз күпмилләтле. Шу­­ларның 20-25 процентын татар­лар тәшкил итә. Хәзерге көн­дә 100-110 татар йорты гына ка­­лып бара инде.

Татарлар динебезне бик авыр вакытларда да тотып кил­деләр. Җомга намаз­ла­рын аерым йортларда үткәрә иделәр. Ә 1995 елда, җые­лышып ки­ңәшкәннән соң, без мәчет салырга алындык, һәм 1997 ел­ның җәендә яңа мәчетебездә беренче намаз укылды.

Шул вакытта колхоз җи­тәкчесе булып эшләгән Геннадий Васильевич Инкин бу изге эшкә күп ярдәм итте һәм булышты. Ә оештыру эшләрен төзелешнең башыннан алып ахырына кадәр тәҗрибәле хез­мәткәрләребезнең берсе — Ислам абый Хөсәенов (мәрхүм инде) алып барды. Аның беренче ярдәмчесе Тәлгать абый Мөхәммәтов булды. Мәчетне төзегәндә бөтен халык булышты: кем акча бирде, кемдер эшләп ярдәм итте.

20 еллык юбилей чарасын әзерләгәндә оештыру комитеты әгъзалары мәчет салуда актив катнашучыларның һәм булышучыларның исемнәрен барлап чыкты. Ул исемлектә 30дан артык кеше бар.

Төрле елларда мәчетебездә имам-хатыйб булып хезмәт иткән хәзрәтләребезне дә искә алырга кирәк: Хәсәнгата Бадыгин, Шакир Вахитов, Харис Шаһиәхмәтов, Зәйдулла Йосыпов, Сәхап Кыямов, Закир Нургалиев, Габбас Харисов, Мәсхут Мингалиев, Габдулла Йосыпов, Миңневәли Әхмәтҗанов бабайлар. Хәзерге көндә алар барысы да вафат инде. Аллаһы Тәгалә аларның ахыргы урыннарын оҗмахка ирештерсә иде.

Хәзерге вакытта мәчете­без­дә имам-хатыйб булып мин, Мәсгут Кыямов, эшлим, мөә­зин вазифасын Тәлгать бабай Мөхәммәтов алып бара. Мәхәл­ләбезнең актив әгъ­залары да шактый гына җыела. Алар башкарган изге гамәлләр бихисап.

Мәчетнең бүгенге имамы Мәсгут хәзрәт Кыямов.

Мәчетнең бүгенге имамы Мәсгут хәзрәт Кыямов.

Надеждино авылы мәчете.

Надеждино авылы мәчете.

Мәчет төзелешен башыннан ахырына кадәр алып барган (уңнан сулга) Ислам ага Хөсәенов (хәзер мәрхүм инде), аның ярдәмчесе мөәзин Тәлгать ага МөхәммәТов, Тәлгать ага Кәлимуллин, Рәис ага Сафин.

Мәчет төзелешен башыннан ахырына кадәр алып барган (уңнан сулга) Ислам ага Хөсәенов (хәзер мәрхүм инде), аның ярдәмчесе мөәзин Тәлгать ага МөхәммәТов, Тәлгать ага Кәлимуллин, Рәис ага Сафин.

Шулай ук зур рәхмәтебезне Кошки районының бүгенге башлыгы Виктор Николаевич Титовка да җиткерәсем килә. Ул бу эшне үз контролендә тотып, зиратка юл ясатты.

Безгә гел булышып тору­лары өчен мәчетебез һәм мәхәлләбез исеменнән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга һәм аңа кадәр күп еллар өлкәбезнең мөфтие булган, хәзер казый вазифаларын башкаручы Вагыйз хәзрәт Яруллинга зур рәхмәтебезне белдерәсем килә.

Мәчетебезгә нибары 20 ел гына әле. Без бүген зур өмет белән киләчәккә карыйбыз. Яңа юбилейларны да шулай бергәләшеп, шатлыкта үткәрергә насыйп итсен иде.

Мәсгут хәзрәт КЫЯМОВ,

Кошки районының Надеждино авылы мәчете имам-хатыйбы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Бәйрәмгә килегез!

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено