Татар энциклопедиясенең яңа томы тулысынча татарларга багышлана / Вышел в свет пятый том Татарской энциклопедии

2021Татар энциклопедиясенең 5 нче томында Казан ханнары Сәхибгәрәй хан, Сафагәрәй хан турында язылган. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, “Татар энциклопедиясе”нең Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнгән 5нче томы татар телендә нәшер ителде.

“Әлеге том бик үзенчәлекле, чөнки ул тулысы белән “татарлар”, “Татарстан” төшенчәләре белән бәйле, шуңа күрә татар халкы, Татарстанның тарихы, сәнгате, әдәбияты, сәнәгате, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләренең үсешен күрсәткән мәгълүматка бай мәкаләләр шушы томда тупланган. “Татарстан Республикасы” мәкаләсе үзе генә дә 54 бит урын алган. Анда республикабызның Конституциясе, хокукый статусы, административ-территориаль бүленеше, дәүләт органнары, символлары, дәүләт бүләкләре һ.б. турында аерым мәкаләләр бирелгән. “Татарлар” мәкаләсендә татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндәге 3 төп концепция китерелгән. Беренчесе – болгар-татар, икенчесе – татар-монгол, өченчесе төрки-татар концепцияләре. Татар сүзе белән башланган мәкаләләр бихисап: “Татар әдәбияты”, “Татар драматургиясе”, “Татар поэзиясе”, “Татар прозасы”, “Татар мәгърифәтчелеге”, татар театрлары: “Татар академия театры”, “Татар опера һәм балет театры”, “Татар курчак театры “Әкият”, “Татар халык архитектурасы”, “Татар халык сәнгате”, “Татар халык йолалары” һ.б. Республикабызның 331 авылы “Т” хәрефенә бирелгән, 62 авылның исеме дә татар сүзе белән башлана: Татар Аксуы, Татар Әйшәсе, Татар Буасы, Татар Суксуы, Татар Урматы, Татар Ялтаны һ.б.», ди галимә Алсу Яруллина. 

«Татар-информ».

* * *

Вышел в свет пятый том «Татарской энциклопедии» на татарском языке. Книга подготовлена к печати Институтом татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ.

Как пояснили в АН РТ, «Татарская энциклопедия» – это научно-универсальное издание, освещающее историю татарского народа и Татарстана. В пятом томе содержатся 3824 статьи на буквы «Р», «С» и «Т» (первая часть). Книга рассказывает о 1500 исторических личностях, она содержит более 950 иллюстраций.

Как пояснили в Академии наук РТ, это издание – не просто перевод русскоязычной энциклопедии. В подправленный и обновленный текст добавлено более 100 новых статей, содержащих новые статистические данные.

Основанием для издания том послужил соответствующий Указ Президента Татарстана.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено