Әтиемә

iСугышка китеп, ятып калдың
Эх, авыр миңа шуны белүе.
Гомер буе «әти» сүзен әйтә алмадым,
Йөрәгемнең басылмый әрнүе.
 
Әгәр исән булсаң, әтием,
Яшәгән булыр идек бергәләп.
Киңәш сорап көненә әллә ничә
Йөрер идем сиңа кергәләп.
 
Очып та бара алмыйм шул
Син күмелгән җирләргә.
Саләм генә юллыйм һәр иртәне
Синең якка искән җилләргә.
 
Чит җирләрдә ятып, әтием,
Чыккандыр ла газиз җаның.
Чит туфракларга азатлык өчен
Тамгандыр синең ал каның.
 
Җаның булсын җәннәтләрдә,
Тынычлап ят, разый бул бездән.
Ожмах бакчаларын күрсәң иде,
Каберең яктырсын иде нурдан.
 

Мәрьям СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Дәүләткол авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 990

Комментирование запрещено