Иман нурларына төреп,
Бар мөселман дөньясын,
Рамазан Шәриф — изге ай,
Килде җәеп колачын.
Коръән иңгән Кадер киче,
Бу ай шуңа хөрмәтле.
Үзенә якынайткан өчен,
Без Аллаһка рәхмәтле.
Руза тоткан бәндәләргә
Күктән иңәр рәхмәтләр.
Фәрештәләр саклап тора -
Шуңа без бәхетлеләр.
Олуг гыйбадәт — ураза,
Сабырлык ае — җәннәт.
Тәнебезгә сихәт бирер,
Ә тормышка — бәрәкәт.
Коръән укып ай буена,
Кунакка йөрешәбез.
Әрвахларны зиярәт кылып,
Садака өләшәбез.
Кичәләрдә уяу торып,
Тәравихлар укысак.
Анадан яңа тугандай,
Булырбыз Аллаһ кушса.
Кадер кичен уяу булып,
Каршыларбыз сокланып,
Гает-фитр — Руза аен
Озатачакбыз шатланып.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1057