Әбиләрнең кайсы хаклы

i2Кояшлы көннәрнең бер­сендә өйдә боегып утырасым килмичә, үз хутым белән генә бакчабызга киттем. Автобустан төшкәч, берникадәр араны җәяү үтәсе бар. Бәхетемә, юлдашлар очрады. Анна түтәй белән Екатерина әбекәй юл буена бакчаны пычкы чүбе белән мүлчәләргә ярыймы-юкмы дип, шул хакта бәхәсләшеп бардылар.

— Турысын әйтүемә хә­терең калмасын, пычкы чүбе үсемлекләргә зыянлы дип күпме әйтергә була инде сиңа? — дип чәпчеде Катя әбекәй.

— Нишләп зыянлы булсын? Ул җирне бик шәп күпертә, череп, ашламага әйләнә, — дип үз сүзен куәтләде Анна түтәй. — Түтәлгә сипсәң, туфрак өсте чуен таба төбедәй катып китми. Үсемлек тамырларына һава керә, алар рәхәтләнеп сулый, шуңа әйбәт үсәләр, беләсең килсә! Пычкы чүбе дымны әй­бәт саклый. Миңа су сибәргә эш азрак була. Җирне йомшартып тору мәшәкатеннән котылам. Мүлчә аша чүп үләннәре тишелеп чыкмый. Әллә күпме файдасы бар аның. Синең пычкы чүбен санга сукмавың бер дә дөрес түгел!

— Безнең бакча туфрагы болай да кирәгеннән артык ачы. Пычкы чүбе сибеп, кишәрлегемне тәмам эштән чыгарыр хәлем юк!

Минем ише, бакча җене кагылганга өйдә утыра алмаучы карчыклар үз капкаларыннан кереп киттеләр, ә мин юлымны дәвам иттем. “Чыннан да, әбиләрнең кайсы хаклы соң?” — дигән сорау өйгә кайткач та башымнан чыкмады. Яңгырлы көннәрнең берсендә кул астымдагы китапларны, бакчачылыкка багышланган газета-журналларны актарып, Интернетта казынып, әлеге сорауга җавап эзләдем. Махсус әдәбият укый торгач, кирәкле язмага тап булдым бит! Анда болай язылган: “Пычкы чүбен туфракка дөрес итеп керткән очракта, ул җирне күпертә, аның структурасын яхшырта, черемә ролен үти, шул рәвешчә, үсемлекләргә файда китерә”. Әмма туфракка яңа, махсус эшкәртелмәгән пычкы чүбе сибәргә ярамый, ул черегән булырга тиеш икән. Туфракның ачылыгын арттырганга күрә, аны моңа ихтыяҗы зур булган күк җиләк төбенә кертү отыш­лы. Башка культуралар арасына керт­кәнче, аңа торф яки агач көле, ачылыкны бетерүгә махсуслаштырылган “известь-раскислитель” яки гади известь, доломит оны, акбур оны кушып нейтральләштерү зарур. Хлорлы калий, калий һәм аммоний сульфатлары, кальций һәм нат­рий селитралары, суперфосфат кебек селтеле ашламалар да әлеге максатка ярашлы, диелгән.

Селтеле ашламалар кер­түнең үз тәртибе бар. Туф­ракның ачылык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, микъдарны саклау мәҗбүри. Ачылыкны билгеләүнең иң җиңел алымы — лакмус кәгазе куллану. Известь, доломит оны кулланганда, туфракка составында бор һәм марганецлы ашламалар кертү зарур. Пычкы чүбе туфрактагы азотны үзенә йота. Бу аның кимчелекле сыйфаты. Азот җитмәгән очракта, теләсә кайсы культураның тамыры, сабак-яфраклары начар үсә, ул зәгыйфьләнеп, тилмереп утыра, уңышы начар була. Пычкы чүбе үсемлекләрне ач калдырмасын өчен, аны башта сидекчә эремәсе, суда эрегән кальций селитрасы сибеп чылату фарыз.

Бакча кишәрлекләрендә пычкы чүбе куллансак, төрле яктан отабыз. Аның туфрактагы дымны парга әйләндермичә, чүп үләннәренә тишелергә мөмкинлек бирмичә, яңгыр сулары акканда, түтәлләрдәге туфракны файдалы гумуслы өске катламы юылудан, эррозиядән саклаучы бик яхшы мүлчәләү материалы булуын истән чыгармыйк. Шушы сыйфатларыннан тыш, туфракны кызу кояш астында пешүдән сак­лый. Мүлчәләнгән туфракның өсте катып китми, үсемлек тамырларына кислород уздырмаучы кабыкча барлыкка килми. Карлыган, чия, крыжовник куаклары төбендәге туфракка яшеренеп кыш чыгучы, чир тудыручы зарарлы микроблар, күптөрле корткычларның личинкалары, калын мүлчә катламы аша үтеп чыга алмыйча һәлак була. Төбенә мүлчә таратылган бәрәңге, томат, борыч, кыяр, баклажан һ.б. яшелчәләрнең өстәмә янтамырлары күпләп яралу сәбәпле, тамыр системасы көчлерәк, уңыш мулрак була.

Яңа пычкы чүбен бакчада кулланылышка әзерләүнең берничә ысулы бар.

Әйтик, полиэтилен пленканы җиргә җәеп, шуңа 1 чиләк опилка, 200 г мочевина, 10 л су, 1-2 кушуч көл сибеп болгатып, япманы төреп, өстенә авыр әйбер бастырып куябыз һәм 2 атна тотабыз. Болай әзерләнгән пычкы чүбе белән мүлчәләнгән бакча җиләге черек авыруына бирешми, өлгергән җиләкләр пычранмый. Уңыш җыеп алынгач, мүлчә катламы түтәлдәге җиләк рәтләре арасына казып кертелә, туфрагы йомшак, көпшәк була. Ул черемәгә әверелә.

Язын тирес сатып алгач, аны черетү өчен, гадәттә, өстен пленка белән томалыйбыз. Яңа тирескә пычкы чүбе катнаштырып болгатсак, көз җиткәнче суалчаннар аны үзләренчә эшкәртер, черү процессында ул тәмам зарарсызланыр, бакчага таратырлык халәткә килер.

1 кубометр пычкы чүбе, 1 центнер сыер яки сарык, ат тиресе, 2 чиләк тавык тизәге катнашмасыннан бик яхшы сыйфатлы ашлама өлгерә, тик ул бер ел дәвамында компост чокырында черергә тиеш. Аңа коелган яфраклар, азык калдыклары, салам, печән, чүп үләннәре, вакланган ботаклар кушып җибәрсәк, әйбәт булыр. Җәйгә берничә мәртәбә компост күченең астын өскә әйләндерү, су сибү отышлы. Файдалы элементлары яңгыр сулары белән юылмасын, һавага очып әрәм булмасын өчен, өстен пленка белән томалыйбыз. Әгәр тиресегез аз булса, аның суда әзерләнгән ачыткыларын, чүп үләннәре, кычыткан төнәтмәләрен мочевина, суперфосфат, калий сульфаты кебек селтеле ашламалар өстәргә була. Компост күченә салганчы пычкы чүбен әйбәтләп суда чылату зарур. Яңгыр суалчаннары эшкә тизрәк керешсен өчен, компост күченә 1 кубометр пычкы чүбенә 2 чиләк нисбәтендә туфрак өстибез.

Пычкы чүбен түтәл араларындагы сукмакларга калын итеп түшәүчеләрне күргәнем бар. Анда язын-җәен чүп үләнәре тишелеп чыкмый, көзге яңгырларда бакчада эшләп йөргәндә аяк таймый, галошлар пычранмый, диләр. Әгәр опилканы түтәлдәге рәтләр арасына чәчсәк, ул үсемлекләрнең тамырын кибүдән саклый. Әмма бер нәрсәне истән чыгармыйк: ул иң элек махсус эшкәртү үткән булырга тиеш. Опилкалы тирес катнашмасын, көзге яфракларны, ботакларны траншея төбенә салып калдырып, җылы түтәлләр ясарга, моннан тыш пычкы чүбендә орлыкларны бүрттерергә, тишелдерергә була, тик аларны тиз арада туфракка күчереп утырту зарур.

Хәмидә ГАРИПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 891

Комментирование запрещено