Дошман әсирлегендә дә кеше булып калган ул

Әбделхак Кәшип улы Сафин (сугыш елларында төшерелгән фотосурәт, гаилә архивыннан).

Камышлы авылы җир­леге башлыгы Заһид Сафинның әтисе Әбделхак Кәшип улы.

…Камышлыда Сабан ту­ен бәйрәм итәләр. Мәйдан иртәдән үк гөрләп тора. Барсы да шат, бәхетле бүген. Әле күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайткан Әбделхакның шатлыгы эченә сыймый — дөнья шундый матур, шундый киң аңа… Тик кинәт кенә мәйдан тынып кала. Сугыш башлануы турында хәбәр килгән. Чарасызлыктан ирләр берни дәшми башларын аска иеп, тирән уйга чумган. Ә хатын-кызлар, сабый балалар кычкырып елашалар.

Шул ук көнне башкалар белән бергә Әбделхакка да сугышка барырга чакыру кәгазе килеп ирешә. Бу вакытта берәү дә сугышның кайчанга кадәр баруын белми әле.

Бүген Камышлы авылы җир­леге башлыгы Әбделхак аганың улы Заһид Сафинның сөйләвенчә, аның әтисе беренче мәлләрдә Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) эвакогоспитальдә сакчылар башлыгы булып хезмәт итә. Бераздан госпиталь бө­тен составы белән фронтка җибәрелә. Фашистларга каршы бәрелешләрнең берсендә госпитальгә диверсион төркем һөҗүм итә һәм анда хезмәт итүчеләр һәм яралылар чолганышка эләгәләр. Бу афәттән котылу өчен, бөтен госпитальне машиналарда башка урынга күчерергә туры килә. Тик утыз йөк машинасының бары өчесе генә үзебезнекеләргә барып кушыла ала. Зур авырлыклар аша үтеп чолганыштан котылган, ач, күп тәүлекләр кырынмаган, юынмаган кешеләрне, бигрәк тә яралыларны аякка бастыру өчен күп көч куела, әлбәттә.

Әбделхак Кәшип улы Сафин (сугыш елларында төшерелгән фотосурәт, гаилә архивыннан).

Әбделхак Кәшип улы Сафин (сугыш елларында төшерелгән фотосурәт, гаилә архивыннан).

Берникадәр вакыттан соң яшь кече лейтенант Әбделхак Сафин башкалар белән яңа­дан фронтның алгы сызыгына барып баса. Көчле авиа­һөҗүмнәрнең берсендә ул контузия ала һәм озак кына ишетмичә азаплана. Ишетү сәләте кире кайтса да, ис, тәм тоймау аңа гомерлеккә кала.

1941 елның ахырында яшь сугышчыларны яңадан фронт­ның алгы сызыгына озаталар. Сафин баштан укчылар полкында взвод командиры, тора-бара рота командиры итеп бил­геләнә. Туктаусыз сугышта катнашырга туры килгән сугышчыларга кайчагында туңган ипи кисәге белән генә чикләнергә туры килә.

- Бу турыда әти менә ничегрәк сөйли иде: “Сугыш туктап торган арада бер авыл аша үтеп барабыз. Дошман монда вакытын бушка сарыф итмәгән, тирә-юньдә алар яндырган өйләрдән бары тик кара күмер өемнәре һәм морҗалар гына басып калган. Ә гөнаһсыз авыл халкының күпчелеген фашистлар атып үтергәннәр. Шушы күренешләргә йөрәгебез ничек әрнүен үзебез генә белдек.

Шул вакытта каршыбызга бер өйнең базыннан битләре пычранган, өс-башы ертылып беткән, күкрәгенә кечкенә песи баласын кыс­кан биш-алты яшьлек, ачлыктан хәлсезләнгән бер малай килеп чыкты һәм бездән: “Бер генә кисәк ипи бирегезче”, — дип, елап сорый башлады. Ә без кесәбездәге соңгы ипи кисәген малайның кулына тоттырдык, ә кайберәүләр шикәрләрен дә бирделәр”, — дип сөйләде Заһид абый.

Ул елны кыш бик суык килә. Чатнама суык көннәрнең берсендә Әбделхак аякларын туңдыра. Тик шундый канкойгыч сугыш барганда, моңа игътибар итеп торасыңмы инде. Аз гына җиңелрәк булуга, кабат алгы сафка басарга туры килә. Бераз алга китеп булса да, әйтим инде: бу хәлнең ахыры хәерле булмый, сугыш тәмамланып, авылга кайткач, хастаханәдә аның баштан бер аягын, соңрак, Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә, икенче аягын да кисәләр.

…Әбделхак Сафинга “тел” алып кайту өчен иптәшләре белән күп мәртәбә разведкага барырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул Мактау кәгазьләре белән генә түгел, “Кызыл Йолдыз” ордены белән дә бүләкләнә.

Ә менә 1942 елның авгус­тында чираттагы разведкага баргач, ул фашистларга әсир­леккә эләгә. Чолганышта калган күп сугышчылар һәлак булганлыктан, Әбделхакның гаиләсенә дә: “Кече лейтенант Әбделхак Сафин сугышта һәлак булды”, — дип язылган кара мөһерле хат килә.

Чәнечкеле тимерчыбык бе­лән әйләндереп алынган конц­лагерьдагы тормышның коточкыч булганлыгы беркемгә дә сер түгел. Ачлыкка түзә алмаган әсирләр аяк астындагы яшел чирәмне дә, агач кайрыларын да ашыйлар. Ә качарга теләүчеләрне фашистлар атып үтерәләр.

Немец командованиесе шул чакта әсирләрне Совет иле­нә каршы сугышка хәзерли башлый. Татарларны башка милләт вәкилләреннән аерып алып, Польша концлагерьларына озаталар. Әбделхак та шул төркемгә эләгә.

Көн бик суык булуга карамастан, әсирләрне төркемнәре белән җәяү куалап баралар. Бер авылга җиткәч, төн­ге­леккә барсын да кысан гына, кечкенә бер өйгә кертеп тутыралар. Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит, Әбделхак Сафин туган авылы — Камышлыдагы күршесе Нәдерша Әхмәтҗановны очрата. Ә ул үзенең атлар каравы, качып китәр өчен ике атны аерым тәрбияләве турында сөйли, Әбделхакка да үзе белән качарга тәкъдим итә. Тик аларга башкача очрашырга насыйп булмый, иртән-иртүк Әбделхакны башка әсирләр белән тагын алып китәләр.

Ә язмыш Нәдерша белән Әбделхакны туган авылларына исән-имин әйләнеп кайткач, яңадан очраштыра. Бераздан Әбделхакка тагын бер авылдашы белән очрашырга туры килә әле. Гомәр Шәймәрдәнов белән алар легион оештырып, фронтка озатканда, кулларына винтовка эләгүгә, партизаннар янына качарга ниятлиләр. Татарлардан торган яшерен оешма да төзелә. Ләкин бу юлы да язмыш аларны бер-берсеннән аера.

Шушы вакытта татар хал­кының сөекле шагыйре Му­са Җәлилнең дә нәкъ шушында газап чиккәнен һәм иптәшләре белән яшерен оешма төзүен кем дә белми. Ә менә сатлык җаннар фашистларга патриотларның планнары турында җиткерәләр һәм Берлинның Моабит төр­мә­сеннән Плетцензее төр­мә­сенә күчереп, шунда татар шагыйрьләре Муса Җә­лилне, Аб­дулла Алишны һәм аларның тагын тугыз иптәшен җәзалап үтерәләр.

Әсирләрне концлагерьда беркайчан да эшсез тотмый­лар, төрле авыр эшләрдә чи­ләндерәләр, бигрәк тә ач килеш җир казытып азаплыйлар.

1943 ел ахырында фашист­ларның әсирләрне кыйнаулары, газаплаулары берникадәр кими төшә. Чөнки алар бу вакытта сугышта оттырачакларын сизә башлыйлар инде. Ә җиңү шатлыгының бик еракта түгел икәнлеге әсирләргә дә килеп җитә.

Озакламый Америка гас­кәрләре әсирләрне азат итә. Бу хәл Голландиядә була. Аларны эшелоннарга төяп, Себергә озаталар. 1953 елга кадәр Әбделхак Кәшип улы Сафин Новосибирск шәһәрендә сөргенлектә яши, аннан соң үз теләге белән ул Омскига күчерелә. Дөрес, әле бу вакытта аның өчен туган якка кайту тыелган була, сорау алулар да һаман дәвам итә.

Ерак чакрымнар үтеп булса да, Әбделхак янына сөекле әнисе Хөсникамал һәм апасы Нуркамал бара. Ә бераздан Әбделхак Сафин өстеннән кара тамга алынып, кече лейтенант званиесе, фронтта бирелгән орден-медальләре кайтарыла һәм аңа туган ягына кайтырга рөхсәт ителә.

Ничәмә еллар авыр газап­ларга, тормыш сынауларына түзеп, кешелек дәрәҗәсен югалтмаган Әбделхакны язмыш Камышлыда бәхет ишекләрен ачып каршы ала. Ул яшь, эшчән, акыллы Заһидәне очрата һәм, алар арасында саф мәхәббәт уты кабынып, ике яшь йөрәк тормыш җепләрен бергә бәйләп җибәрәләр. Бераздан аларның бер-бер артлы сабыйлары: Заһид, Сәгыйдә, Равил, ә соңрак игезәкләр Илгизәр белән Илсөяр дөньяга килә.

Әбделхак озак еллар авыл хуҗалыгында машина йөртүче, ә “сугыш бүләк иткән” авыруы кузгалгач, каравылчы булып эшли. Соңрак, ике аягын да югалткач, аны сөекле хатыны Заһидә апа бик тә кадерләп, хөрмәт итеп, ун ел тәрбияли. Билгеле, аңа балалары да булыша. Әбделхак ага барыннан да риза-бәхил булып, 1990 елда мәңгелек йортка күчә.

- Ә Бөек Җиңү көннәрендә әти сугыш батырлары, ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелгән митингларга бармады. Бу һәйкәл әсирлектә булганнар өчен түгел, ә тиңдәшсез сугышта башларын салган ватанпәрвәрләр өчен куелган дип санагандыр ул, мөгаен. Ә алар турында үзенең якты, матур истәлекләрен әтием үлгәнче йөрәк түрендә хөрмәт белән саклады. Безгә аның фашист әсирлегендә булган урыннарын да барып күрергә насыйп булды, — дип сүзен тәмамлады Заһид Әбделхак улы Сафин.

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 773

Комментирование запрещено