Шигырьләрем калсын мәңгегә

0_bcc1a_fd52a8dc_XLАк яулыклар бәйлим мин башыма,
Хөрмәт итеп олы яшемне.
Авырлыклар килсә түземлек бир,
Сакла Ходай берүк үземне.

Моннан ары күз яшемне түгеп
Буш хыяллар белән йөрмәмен.
Ходай һәрчак миңа юлдаш булыр,
Туктамасын гына йөрәгем.

И, Ходаем, күп тә сорамыйм мин,
Һич кирәкми байлык-акчалар.
Исәнлек һәм гомер сорыйм Синнән,
Шуннан башка тагы нәрсә бар?

Кая барсам дуслар каршы ала,
Бәхетләргә илтә юлларым.
Шигыремне әле яза торам
Тоталганда каләм кулларым.

Мин дөньядан күпне өмет итмим,
Шигърияткә яшим табынып.
Мин бәхетле, кеше күңелендә
Бер шигырем калса кабынып.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 696

Комментирование запрещено