Алишера Усманова и Чулпан Хаматову ждут в Казани 30 августа – Казгордума утвердила их статус почетных граждан / Алишер Усманов һәм Чулпан Хамматовага Казанның мактаулы заты исеме бирелде

1498035638_20ee34deca744bdea411a7735f8c5161_1024x768Российскому бизнесмену и меценату Алишеру Усманову и актрисе Чулпан Хаматовой вручат знаки почетных граждан Казани 30 августа. Вчера Казгордума утвердила их в этом статусе.

Напомним, Усманову присвоен почетный статус за участие в ряде благотворительных и гуманитарных проектов, связанных с Казанью и в целом Татарстаном.

Хаматова, которая родилась и училась в Казани, также известна своими благотворительными проектами. В частности, в 2016 году Хаматова поддержала развитие благотворительности в столице РТ в рамках форума «Добрая Казань».

business-gazeta.ru

* * *

21 июньдә Казан ратушасында шәһәр думасы утырышында эшмәкәр Алишер Усманов һәм актриса Чулпан Хамматовага Казанның  мактаулы заты исеме бирелүе игълан ителде. Аларга бу исем «актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге» өчен бирелде.

Усмановка Мактаулы зат исеме бирү тәкъдиме белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. «Бу кеше белән таныштырып торасы юк. Ул Русия һәм дөньядагы иң юмарт иганәчеләренең берсе», диде Метшин. Метшин сүзләренчә, Усманов Болгардагы Ак мәчет һәм Казандагы Крестовоздвиженски храмын төзүне финанслауда катнашкан. Моннан тыш, Алишер Усманов ширкәтләре шәһәрнең башка социаль проектларына акча биргән, диелә.

Чулпан Хамматова турында Метшин «аның ярдәме белән меңнәрчә бала гомере сакланып калды», диде. Хамматова шулай ук «Изге Казан» форумын уздыруга да ярдәм итте.

Чулпан Хамматова — җәмәгать эшлеклесе, «Гомер бүләк ит» хәйрия фондына нигез салучыларның берсе. Фонд онкология, гемотология һәм башка авыр чирләр белән авыручы балаларга ярдәм итә.

azatliq.org

 

 

 

Просмотров: 809

Комментирование запрещено