И, анам…

iИ, анам, назлы анам,
Сандугачтай моңлы анам.
Кабереңне күрсә күзем -
Өзелеп үзәгем, дөрләп янам.

Йөзең кояштай нурлы иде,
Кулың йомшак иде, әнкәем.
Төшләремдә генә булса да
Бер генә тавышыңны ишетәем.

Гел чәчәгедәй күзләреңне,
Җылы, назлы кочагыңны
Бер күрәсе иде, назын тоясы,
Тик иртә сүндердең учагыңны.

Йөзләреңә яптык ак пәрдәләр,
Яшьләребезне коеп хушлаштык.
Ачалмадың, әнкәй, күзләреңне -
Юкка гына әрнеп без ялвардык.

Син булмагач, мин дә ятим калдым,
Син булмагач кемгә сыеныйм?
Атасыз бала — ярты ятим, диләр,
Ана булмагач кала ул тулы ятим.

Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.

Просмотров: 841

Комментирование запрещено