«Мин юк җан» (булган хәл)

i2Бер-берсен сөйгән ике йөрәк кавыша алмаса — бу бәхетсезлек билгесе. Язмышымның иң мөһим борылышы шушы төнне хәл ителәчәк иде. Тик башыма да килмәгән, күңелемә дә, төшемә дә кермәгән югалту булыр, дип һич уйламадым. Мин су буена яраткан Сылукаемны икебез серләшкән басма өстендә көтеп утырам. Ә ул һаман күренми. Сөйләшенгән вакыт та күптән үтеп китте. Мин түзмәдем. Сылукаема әйтәсе сүземне әйтер өчен аларның йортына таба юл тоттым. Су буендагы елак талларга кагылып үткәндә алар мине юаталар сыман булып тоелды. Күңелемә шом өстәп ялгыз ай да болытлар арасына кереп качты. Капкага калгылдым, тик ул бикле. Бер генә бүлмәдә тонык кына ут яна. Озак кына таптанып тордым, түземлегем бетте, мин китәргә кузгалдым. Тик бүлмәдәге ут ялт итеп кабынды, шыгырдап ишек ачылды. Сылукаем соңга калып булса да, минем янга ашыга дип уйладым, күңелем яктырып, җаныма рәхәтлек таралды. Көлешкән тавышлар да ишетелде. Үз күзләремә үзем ышанмадым. Минем иң якын дустым Илдус ашыга-ашыга капкага таба килә. Сылукаем аны озата чыга. Капка каршындагы колач җитмәслек тупыл үсә иде, шуның артына чак качып өлгердем.

Капка ачылды, чупылдашып үбешкән тавышлар ишетелгәч аңым томаланды. «Илдусым, зинһар безнең яшерен очрашуны Илфат белмәсен. Аны рәнҗетәсем килми, вакыты җиткәч үзем аңлатырмын. Синең 2 ел хәбәрең булмагач, мин ачу итеп дустың белән таныштым. Тик барыбер сине йөрәгем түреннән алып ташлый алмадым. Ниһаять, сине күрү бәхетенә ирештем, сине генә яратам. Ул мине әле дә көтәдер, хәзер аның янына барам, барысын да аңлатам. Ул мине кичерер. Чөнки ул шундый оялчан, синең кебек кыю түгел. Назлый да, иркәли дә белми. Үбешүне әйткән дә юк. Иртәгә хәтле, Илдусым», — дип Сылукаем егетнең муенына сарылды.

Минем тәннәрем буенча кайнар дулкын йөгереп үтте, йөрәгемә шырпы кадалгандай булды. Исерек кеше кебек агачка озак кына сөялеп тордым. Аннан бөтен көчемне, ихтыярымны җыеп өйгә кайтып киттем. Көч-хәл белән әйберләремне җыйдым да, таң беленер алдыннан авылдан чыгып киттем.

2 ел гомер үтте. Көтмәгәндә Сылукай белән трамвайда очраштык. Аның йөзе таушалган, сүнеп барган күзләрендә сагыш. Озын кара керфекләре генә сагышлы йөзенә күләгә биреп, күзләренең серен яшереп тора сыман. Ул миңа ияреп төште, үзе суз башлады:

- Ул төнне мин сине таң атканчы көттем. Син килмәдең. Ташлап китүеңне аңладым. Яратуың чын булмаган икән. Минем йөрәгемне яралап җаныма рәхәтлек алдыңмы?

Ул бик күп сораулар биреп үзенең гаебен яшермәкче булды.

- Әй, Сылукай! Мин бит сине назлый да, иркәли дә белмәгәнмен. Ә Илдус шундый кыю. Ул төнне сине кайнар кочагында иркәләп-назлап чыгып китте. Син аны иреннәреннән үбеп озатып калдың, мине җебегән кеше дип аңа сөйләдең. Мин барысын да агач артында басып күреп, ишетеп тордым. Ул төнне мин синең кулыңны сорарга җыенган идем. Хәзер үкенүдә файда юк. Минем яраткан кешем – Гүзәлем бар. Бер атнадан безнең туебыз төшә. Мин ул кызны бәхетле итәчәкмен, чөнки ул мине «кыю күгәрченем» дип атый. Ә син ничек? Бәхетеңне таптыңмы?

- Юк шул, Илдус мине ташлап китте. Аның шәһәрдә гаиләсе булган. Ә мин сине көттем. Хәзер ни өчен килмәгәнеңне аңладым инде. Кичер мине, Илфат! Бәхетле булыгыз! Ә минем дустым хәзер – шешә. Мине әниләр дә өйдән куып чыгардылар. Вокзал идәннәре юып, көнкүрәм. Шунда бергә йөри торган дусларым да бар. Мин юк җан!

Кыз чайкала-чайкала китеп барды. Менә шулай була ул үз бәхетеңә киртә салсаң. Күктәге торнага ышанып, кулыңдагы кошны ычкындырдың. Хәзер үкенүдә файда юк. Мин аны һич тә җәлләмим.

Егетнең сөйләгәнен Саимә МОРЗАХАНОВА язып алды.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1267

Комментирование запрещено