Бәхетле булып яшәгез (булган хәл)

Gelosia1Кояшның иртәнге нурлары кытыклый башлаганда гына, төшендә әллә нәрсәләр күреп, сискәнеп уянды ул. Тынычлыгын җуйган иде, озак кына узган тормышын күз алдына китереп ятты. Ләкин чынбарлыкка әйләнеп кайтырга кирәк иде. Чөнки әкияттә генә язмышыңны үзең теләгәнчә көйләп була. Ә тормыш, чынбарлык бөтенләй башкача. Уйламаганда катлаулы борылышлар, көтмәгән хәлләр булырга мөмкин икән.

Әнисә ятагыннан торды, арлы-бирле йөренде. Менә бүген дә берни уйлыйсы, бернинди эшкә тотынасы килми, ашау да үтми. Хатын ире вафатыннан соң барлык йорт эшләре үз җилкәсенә өелеп калуын аңлады. Ә моңа кадәр авыр эшләрне гел ире башкарганын тол калгач кына сизде. Бу дөньяда син беркемгә дә кирәк түгел. Иң матур вакытта бер-береңне кайгыртып, иңгә-иң куеп яшәүче кешең булмавын тыюдан да куркыныч нәрсә юк икән.

Әйе, Әнисә бик яшьли тол калды шул. Ире Әктәм белән 8 ел гына торып калдылар. Әнисә: «Балабыз да булмый калды», — дип күз яшьләрен көн-төн түкте. Ялгызлыкның үкенечле хәл икәнен җаны белән тойды. Әнисәне тормышка чыгарга кыстап димчеләр, яучылар килә башлады. «Ялгызыңа бигрәк кыен, пар канатлы булып яшәүгә ни җитә», — диючеләр дә булды. Тик хатынның күңеле беркемгә дә тартмады.

Һәм уйламаган җирдән аның тормышына ул килеп керде. Балачакта бер урамда уйнап үскән булсалар да, күршесе Әсхәт белән районга йомыш белән баргач очраштылар. Сүздән-сүз чыгып озак кына сөйләшеп тордылар. Әсхәтнең дә ике ел элек хатыны үлеп киткән, бердәнбер кызын кияүгә биреп туй үткәргән икән.

- Менә ялгызым торып ятам, ир-атка бик кыен шул. Тормышым әйбәт анысы, тик күңелем генә китек, канатым сынык. Эштән кайтып керсәм дә көтеп торучым юк, — дип зарланып куйды ир.

- Синең дә, Әнисә, иптәшең яшьли китеп барган, ишеттем. Бәлки, безгә дә пар канат булып яшәргәдер, бер-беребезне яхшы беләбез, — дип ярып салды Әсхәт. Хатынны ул очратуына бик шатланган иде, үз-үзенә нык ышанганы да чыраена чыккан.

Шулвакыт Әнисәгә әллә ни булды. Ә нигә Әсхәт белән тормыш кормаска. Аңа таянып була, яратмаслык ир тугел бит. Шуңа да кырт итеп: юк, — димәде.

- Уйлап карарга булыр, Әсхәт абый, — дип көлде. Әсхәт бу очрашуның шундый җайлы килеп чыгуына шатланып, Әнисәне кунакка чакырды. Хатын риза булмады, башка вакытка килешеп саубуллашып китеп барды.

Менә атналап вакыт үткәч алар Әсхәтнең өендә очраштылар. Чөнки ул аны билгеләнгән көнгә кунакка чакырган иде. Тәмле аш исләре өйгә таралган, ә ир канатланып табын корып йөри иде. Бусагада Әнисә күренү белән, ир колач җәеп, күптәнге танышы һәм якын кешесе сыман каршы алды. Табын мул итеп әзерләнгән иде. Кухня яктан Әсхәтнең кызы белән кияве дә килеп чыкты. Әнисә оялудан кире китмәкче булган иде дә, Әсхәт аның уен сизеп, килеп кулыннан тотты.

- Әнисә, кая барасың, бу йорт бүгеннән икебезнеке дә, ачуланмасаң, мин мулла да чакырттым, тимерне кызуында сугарга кирәк. Никах та укытып җибәрик әле. Түбәнчелек белән синең кулыңны сорыйм, син ризамы, Әнисә? — диде ир кыюланып. Әнисә берни аңлый алмады, аның кыюлыгына шаккатып ык-мык килде. Әйтерсең дә гомер иткән ире, кинәт аның сүзенә буйсынып калды, риза дигән сыман баш какты.

- Әнисә апа риза, риза, әти! Безнең әтине бәхетле итсәң шул җитә’, — диде кызы шатланып һәм Әнисәне кочаклап үбеп алды.

- Әни дә тынычлап, риза булып ятыр. Әтиебез дөньяда иң яхшы кеше ул. Әнисә апа. Бергә-бергә оныкларыгызны карап үстерерсез. З-4 онык алып кайтып бирербез әле сезгә, — дип бертуктамый сөйләнде Алсу.

Шул арада мулла да килеп җитте. Тыныч кына никах укылды, теләкләр теләнде. Ни гаҗәп, Әнисә бүген ир кочагында кунды. Шулай алар бәхетле парлар булып киттеләр. Берникадәр вакыттан соң хатын үзенең бәби көтүен аңлады. Түгәрәкләнеп килгән эчен Әсхәтнең туганнарына күрсәтмәскә тырышты. Ләкин яшереп торып буламыни? Әсхәт шатлыгын һич яшерә алмады. Ул бар нәрсәдә хатынына булышып, ярдәм итеп торды. Тәм-томнар алып кайтып сыйлады. «Күтәреп кенә йөрим, Әнисәм, миңа бер малай да алып кайтып бирсәңме!.. Миннән дә бәхетле кеше булмас!”

Менә Әсхәтнең теләге тормышка ашты. Малай туды. Бу сабый белән йортка тагы да бәрәкәт иңгәндәй булды. Кызлары Алсу ире белән энекәшен күрергә килде. Ана булуның нинди татлы хис икәнен тойды, хисләрен тыялмыйча: «Илдарым, әйдә без дә бэби алып кайтабыз, уку качмас әле. Мондый ләззәтле тойгыларны мин дә кичерәсем килә», — диде ул иренә сарылып.

Ел да үтмәде бу гаилә тагы артты. Алсу да ир бала тудырды. Әнисәгә икеләтә эш артты. Хәзер ул көндезләрен ике бәби карый, Алсуның укуын дәвам итәргә дип киңәш иттеләр. Гаиләңдә тыныч, ярдәм итүчеләр, сине аңлаучылар булса, бала тәрбияләү берни түгел ул. Өстәвенә ул сабыйлар ничә еллар көтеп алган бәхет бит. Әйе, аларның гаиләсенә күпләр кызыгып карыйлар. Көнләшүчеләрдә бар. Әсхәт белән Әнисә эчкерсезләр, игелеклеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, шуңа да тормышлары җайлы гына бара. Алсу белән дә бик тә якын кеше булып китте Әнисә. Үз анасы белән дә йөрешмәүчеләр бар. Ә болар ана белән кыз шикелле яшиләр.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвиснево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 837

Комментирование запрещено