В Госдуме хотят отменить новогодние каникулы / Яңа ел каникулы кирәкме?

novogodnie-kanikulyiДепутаты КПРФ во главе с лидером партии Геннадием Зюгановым внесли на рассмотрение Государственной думы законопроект, который предполагает отмену новогодних каникул. Данный документ находится в электронной базе данных нижней палаты парламента.

«Внесение в число нерабочих дней 31 декабря позволит гражданам спокойно подготовиться к встрече Нового года без затрат рабочего времени, что имеет место в настоящее время. Одновременно исключаются из перечня нерабочих дней новогодние каникулы», — сказано в пояснительной записке.

В добавок к этому депутаты Государственной думы предлагают сделать выходными днями 18 марта (день воссоединения Крыма с Россией) и 7 ноября (годовщина Октябрьской революции).

«18 марта — это день воссоединения Крыма с Россией, праздник для всего нашего народа, заслуживающий быть нерабочим днём», — заявляют авторы данной инициативы.

Объявление нерабочим днём 7 ноября, как считают депутаты, стало бы «данью уважения предкам, вырвавшим страну из нищеты и безграмотности, создавшим могучее российское государство — СССР».

До этого Министерство труда России предложил сделать 2 рабочих дня в первую неделю мая 2018 года.

ifvremya.ru

* * *

Россиядә Яңа ел яллары бетерелергә мөмкин. КПРФ партиясе башлыгы Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге берничә депутат Россия Дәүләт Думасына шундый эчтәлектәге закон проекты керткән. Депутатлар 31 декабрьне ял көне ясап, 1 гыйнвардан эшкә чыгарга тәкъдим итә. “Яңа ел каникулын бетерү турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Россия халкының күпчелеге ел башында акчасыз тилмерә, шуңа күрә гыйнвар башында эш көннәрен кайтаруны сорый”, – диелә документка аңлатма язуында. Сезгә Яңа ел каникулы кирәкме?

Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА, сыер савучы, аш-су остасы (Азнакай районы, Мәндәй авылы):

– Дөресен генә әйткәндә, безнең эш белән яллар юк инде ул. Яңа ел ялларын бөтен­ләй үк бетерергә кирәкми. Озынлыгын гына 4-5 көнгә калдырырга кирәк. Күпкә кит­кәч, алҗып бетә­сең. Кунагы ял итәр аның, ә менә кунакны кунак иткән кешегә ял булмый инде, ул чаба да чаба.

Фәридә САФИНА, Татарстанның халык артисты:

– Яңа ел яллары кирәк, аеруча балаларга. Безгә исә каникулга чыккан шул бала­лар­ның күңелен күрер өчен ки­рәк. Алар бездән башка беркая да бара алмый бит. Ун көн буе ялгызы гына өйдә дә утыра алмыйлар. Бала­лар­ның кышкы каникулын җәй­ге айлардагы кебек алдан планлаштырып оештыр­салар, яхшы булыр иде. Мәк­тәп белән бергә чаңгы шуу, тел өйрәнү түгәрәкләре эш­ләсә дә яхшы. Яңа ел яллары артык озын, билгеле. Өлкән­нәр өчен биш көн ял да җитә. Тик ялларны кыскартканчы, иң элек ха­лыкның матди ягын кайгыртсыннар иде.

Зөлфия ВӘЛИУЛЛИНА, тәрбияче (Чаллы шәһәре):

– Кем өчендер бу яллар кирәк тә түгелдер. Әмма балалары күп булган гаилә­ләр­гә, укытучы, тәрбия­че­ләргә шушы бер атналык ял сизелмичә дә үтеп китә. Шәхсән үзем тәрбияче булып эшлим. Кич белән эш­тән кайткач, гаиләмә, балаларыма вакыт җитми. Ба­ла­ның укуын карап, ул өй эшләрен эшләп бетер­гәнче, төнге унберләр тула. Бүген тәр­бияче эше документ мә­шә­кате белән тулган. Балага дәрес әзерләт­кәч, үземнең эшләр белән төнге сәгать берләргә ка­дәр утырырга туры килә. Шуңа күрә кыска гына ялларны да зарыгып көтеп алам. Буш вакытта балам белән өстәмә шөгыль­лә­нәм.

Ләйсән САФИНА, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе:

– Бу яллар иң беренче чиратта балалы гаиләләргә бик кирәк. Безнең илдә Яңа ел бәйрәме традициясе көч­­ле. Кунакка йөрешү, ту­ган­нар­ның хәлен беле­шү… Мин алар­ны бетерү яклы түгел. Эше булмаган кеше зарланадыр. Минем аңа зарланганым юк. Шө­кер, эш җитәр­лек. Эшлисе кил­гән кеше эшли инде ул. Шәх­сән минем өчен Яңа ел бәйрәме – узган елга нә­тиҗә ясау, яңа планнар кора торган бер вакыт. Бу илдә мең­ләгән хәл ител­мәгән мәсьә­лә бар. Депутатлар шуларны да уйласыннар иде.

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, Татарстанның атказанган артисты:

– Яңа ел каникулы, беренче чиратта, мәктәп балалары өчен мөһим. Без – артистлар халык ял иткәндә кон­цертлар куеп эшләргә тырышабыз. Ял көннәрендә унар концерт куябыз. Халыкка эш урыннарында хезмәт хакы түләсәләр, ял итүгә караганда, эшләү күпкә отышлырак.

Лилия ӘСКӘРОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәре:

– Яңа ел каникулы балалар мәктәптә укыганда бик кирәк, чөнки ун көн буе алар­ның үзләрен генә өйдә калдыру кыенрак. Кышкы озын ялларны җәйгә калдырсалар, тагын да уңай­лырак булыр иде, билгеле. Яңа ел каникулында салкында юлга чыгу куркыныч. Яллар күб­рәк өйдә утырып, телевизор карауга гына кайтып кала.

“Ватаным Татарстан” (№ 90, 24.06.2017).

Просмотров: 2545

Комментирование запрещено