Сугыш корбаннарын искә алып, каберләрен барлыйк

яхиннар

Салихҗан (сулдан уңга) Рәис һәм Га­лимҗан Яхиннар Ленинград өлкәсенең «Осиновая роща» зи­ратында.

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулып үтте. Бу уңайдан өлкәбез авыллары һәм шәһәрләрендә сугыш корбаннарына куелган һәйкәлләр янына чәчәкләр китерелде, төрледән-төрле кайгы һәм искә алу чаралары үткәрелде. Самараның Дан мәйданындагы мәңгелек утка һәм “Кайгылы Ватан-Ана” горельефына өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре венок­лар һәм тере чәчәкләр куйдылар. Бу тантаналы чарада төрле милли иҗтимагый оешмалар вә­килләре дә катнашты.

Шулай ук Самараның өлкә яшүсмерләр китапханәсендә балаларга “Завтра бы­ла вой­на” дип аталган нәфис фильм күрсәтелде, тарихи крайны өйрәнү музеенда “Ради жизни на земле” фестивале уздырылды. Ә Тольятти дәүләт университеты студентлары быел өченче мәртәбә сугыш башланган көн иртәсен Азатлык мәйданында, нәкъ 1941 елгы чыгарылыш укучылары кебек, театраль күренешләр, вальс әйләнүләр белән каршы­ладылар. Ә ахырда мәктәп эскә­миясеннән сугышка киткән ва­тандашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды һәм шәмнәр яндырылды.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында да бу көнне үзенчәлекле итеп уздырдылар. Авылның дүрт мәчете берләшеп, бөтен авыл халкына “Восход” агрохуҗалыгы рәисе Ринат Искәндәров төзеп куйган зур банкет залында ифтар мәҗлесе оештырылды. Авылдашлар, сугыштан кайтмаган һәм кайтып вафат булган ветераннарны искә алып, алар рухына Коръән аятьләре укыдылар, дога кылдылар. Бу хәбәрне һәм мәчәләйле Гали Азиз улы Яхинның сугышка киткән өч улы турында безгә актив хәбәрчебез Шамил ага Мамышев язып җибәргән.

Сугыш башланган көн алдыннан хә­тердә сугыш кырларында ятып калган ту­ганнарның, авылдашларның исемнәре калка. Югыйсә, намаз укыганда да, мәҗ­лесләрдә дә аларны догадан калдырмыйбыз бит инде. Ә шулай да, сугыш югалтулары күңелләрдә мәңгелек яра булып кала бирә. Күпме асыл ирләребез сугышта һәлак булды! Күпме гүзәл хатыннар гомер буе ялгызлыкта интекте, бите белән җир сөреп балалар үстерде, аларны ашату, киендерү, кеше итеп тәрбияләп үстерү, укыту өчен күпме көч куярга туры килде аларга…

Безнең Похвистнево рай­онының Мә­чәләй авылыннан сугышка киткән 370 өрлек кебек ир-егетнең 167се кайтмаган. Бигрәк тә өч улын фронтка җибәргән Гали Азиз улы Яхинның югалтулары чиксез зур. Алар өчесе дә сугыш башында ук һәлак булдылар.

Олы малае Фәйзрахман, хатынын һәм биш баласын калдырып, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Каты сугышларның берсендә ул яраланып госпитальгә элә­гә. Бу турыда Гали абыйга фронттан кайткан авылдашыбыз Зәйнулла Кәлимулла улы Абдрахманов (хәзер вафат инде) сөйләгән. Зәйнулла үзе Фәйз­рахманны арбага салып госпитальгә илтә. Кызганычка, авылдашы 24 февральдә вафат була һәм аны Ленинград өлкәсенең “Осиновая роща” зиратында җирлиләр.

Хатыны Фатыйма, күп авырлыклар күреп, биш баласын берүзе аякка бастыра. Колхозда нинди авыр эш бар, барысында да эшләргә туры килә аңа. Хатыннар көлтә дә бәйләгәннәр, кышын шуларны молотилкаларда суктырып, ашлыкны веялкаларда чистартып, хөкүмәткә тапшырганнар. Ә үзләре һәм балалары, бер кисәк ипигә тилмереп, язын бакчадагы черегән бәрәңге, урманнан җыеп кайткан үлән ашап яшәгәннәр. Салкын кышларда колхоз малларына азык ташыган чакларны да тетрәнеп искә ала иде Фатыйма апа. Шулай да Аллаһы Тәгалә аңа гомернең озынын насыйп иткән, 2002 елда гына, 94 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте ул.

Гали абзыйның икенче улы Гайфетдин Мәскәүдә  яшәгән,  сугыш алдыннан гына Фатыйма исемле кызга өйләнгән, һәм аларның Хәдичә исемле кызлары туган. Әтисе фронтка киткәндә сабыйга бер ай гына була әле. Гайфетдинен озаткач, Фатыйма баласы белән алып, Мәчәләйгә кайтып китә. Килгән хатларыннан күренгәнчә, Гайфетдин танкист булып хезмәт иткән. Тик аңа да немецларны Берлинга кадәр куып барырга насыйп булмый, ул 1941 елның ноябрендә танкысы эчендә янып үлә. Аны полкташлары Каменск-Подольски зиратында җирлиләр.

Гали абзыйның унтугыз яшендә сугышка алынган өчен­че улы Миргалифән исә 1942 елның октябрендә Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була. Ул Городищенск районының Балка Грачевская авылы зиратында күмелгән.

Сугыш кырларында ятып калган сол­датларның күпче­легенең кабере билгесез. Менә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары турында чыгарылган “Подвиг огненных лет” китабында да Фәйзрахман Яхин исеме каршында “Пропал без вести” дип язылган иде. Ялгышлык килеп чыккан, күрәсең. 1942 елның  февралендә госпиталь начальнигы язып җибәргән хатта аның каберенең хәтта номеры да күрсәтелгән була.

Салихҗан (сулдан уңга) Рәис һәм Га­лимҗан Яхиннар Ленинград өлкәсенең "Осиновая роща" зи­ратында.

Салихҗан (сулдан уңга) Рәис һәм Га­лимҗан Яхиннар Ленинград өлкәсенең «Осиновая роща» зи­ратында.

2016 елның ноябрендә Фәйз­рахманның уллары Са­лихҗан һәм Галимҗан, онык­лары Рәшит һәм Рәис әти-бабалары күмелгән Ленинград өлкәсенең «Осиновая Роща» зиратына барып, аның каберен үз күзләре белән күреп, рухына догалар укып кайткач, күңелләре бераз тынычланган кебек булды. Без киләчәктә дә сугыш корбаннарын искә алып,  каберләрен барлап торырга тиешбез.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 837

Комментирование запрещено