Тел-теш тидермик

i2“Бердәмлек”нең соңгы сан­нарының берсендә басылган язмагызны һәм дә Шаһидә исемле билгесез ханымның хатын укыгач, сезгә шушы хатны язарга ниятләдем. Бу ханымның хаты, минем уемча, “Бердәмлек”кә һәм аның хезмәткәрләренә пычрак ыргыту белән бер. Шушы хаты белән Шаһидә ханым “Бердәмлек”не түгел, үз-үзен, үзенең намусын пычраткан.

“Күпме пычракка күмсәң дә, алтынның төсе бозылмый”, ди халык. Һич тә борчылмагыз, ул “язучының” хатында адәм ышанмаслык сүзләр тезмәсе генә китерелгән, минемчә.

“Бердәмлек”тә укырлык рәт­ле нәрсә дә юк” дигәне — күрәләтә юләрлек. Бу ханым “Бердәмлек”не, минем кебек, хәрефтән-хәрефкә кадәр укып барса, алай дип әйтергә теле әйләнмәс иде. Ул газетаны рәтләп укымыйдыр, мөгаен.

Миңа, 87 яшьтәге башкорт бабаена, “Бердәмлек”тә барысы да бар. Мин аны атна саен сагынып көтеп алам һәм рәхәтләнеп укыйм. “Бердәмлек”не укый-укый, мин хәзер татарча язарга да өй­рәнеп барам инде. Гомерем бул­са, киләчәктә дә аның бе­лән дуслыкны эзмәм, Иншалла.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Разия ӘЮПОВА: «Шаһидә ханым, сезне “Ак калфак”та көтәбез»

* * *

«Бердәмлек» яшәсен!

* * *

“Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?!

Просмотров: 1029

Комментирование запрещено