Догаларыбыз кабул булсын иде

image 22 июньдә Мәчәләй авылының дүрт мәчете берләшеп, бөтен авыл халкына “Восход” агрохуҗалыгы рәисе Ринат Искәндәров төзеп куйган зур банкет залында ифтар мәҗлесе оештырылды. Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды.

Иң элек кунакларыбыз — Наил хәзрәт Биктаев һәм Наил хәзрәт Курмаев -  вәгазьләр сөйләделәр, авыл имамнары «Ясин» һәм башка сүрәләрне укыдылар. Аннан соң бергәләп дога кылдык, авыз ачтык һәм “Восход”  кафесының намаз бүлмәсендә ахшам намазы укылды.

Өстәлләр мул иде. Авылдашлар бер-берсе белән күрешүләренә һәм бергә авыз ачуларына бик куандылар.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен иде. Авылыбызга бәхетле киләчәк язсын, халкыбызга исән-сау булып, уңышлы эшләр башкарырга насыйп итсен. Балаларыбыз тәүфыйклы булып үссеннәр, бәхетлерен табып, киләчәктә милләтебезне һәм динебезне саклап калып, матур яшәсеннәр иде. Әмин.

Пәйгамбәребез әйткән бит: «Руза тотучының ифтар вакытындагы догасы кире кайтарылмый», — дип. Инша Аллаһы, догаларыбыз кабул булсын иде.

Зөлфия БУЛАТОВА.

Иске Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено