Ркаил Зәйдулла Самарда өченче мәртәбә кунакта булды. Аның һәр килүе — язмышында бер үр яулау.
Габдулла Тукай премиясе лауреаты бүгенге көндә — «Гаилә һәм мәктәп» журналының мөхәррире дә. «Яктылык»тагы чыгышын тәрбиягә багышлады.
Рифә Рахман
Яшь татар язучыларының, шагыйрьләрнең барлык әсәрләрен дә укып баручы, бәяләүче һәм дә фикерләрен җиткезүче. Иреннәрендә елмаю күренсә дә, критик буларак, чын усал прокурорны хәтерләтә.
Марат Кәбиров
Өч йөз татар язучысы арасында интернет челтәрендә иң актив эшләүче һәм иҗат итүче шәхес. Күпләр китапларын кибетләргә куеп саткан чакта, ул үз әсәрләрен интернет аша сатуны оештырды. Әдәбияттагы эшкуарыбыз.
Каникул вакыты булуга карамастан, мәктәп мөдире Радик Газизов очрашуга балаларны һәм укытучыларны җыя алган.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1081