Вечером в среду в Казани найден мертвым 17-летний самарец Руслан Абузяров. Юноша ушел из дома 24 июня, вернувшись со школьного выпускного вечера. С собой у него были деньги в сумме 40 тысяч рублей. Перед уходом из дома Абузяров оставил домашним записку, в которой написал, что не хочет жить с ними. С 26 июня поиском пропавшего юноши занимались волонтеры самарского добровольного поисково-спасательного отряда «Лиза Алерт».
Тело Абузярова нашли на железнодорожных путях в Казани. Волонтеры выяснили, что до столицы Татарстана юноша добрался на такси, заплатив за проезд 10 тысяч рублей. Пока не ясно: к кому и для чего Абузяров приехал в Казань.
Обстоятельства гибели самарского подростка выясняют полицейские Казани и Самары.
* * *
Чәршәмбе кич Казанда 17 яшьлек Самар үсмере Руслан Әбүзәровның җәсәде табылган. Ул 24 июньдә мәктәптәге чыгарылыш кичәсеннән соң өеннән чыгып киткән булган.
Руслан үзе белән 40 мең сум акча алган булган. Өеннән чыгып китәр алдыннан ул хат калдырган. Хатта егет туганнары белән яшисе килмәвен язган.
26 июньнән Руслан Әбүзәровны Самарның «Лиза Алерт» эзләү-коткару төркеме волонтерлары эзли башлый.
Егетнең җәсәден Казанда тимер юл өстендә табалар. Волонтерлар ачыклаганча, Руслан Татарстан башкаласына таксида килгән, моның өчен ул 10 мең сум түләгән. Әбүзәровның кем янына һәм ни өчен Казанга килүе билгеле түгел.
Яшүсмернең үлемен Казан һәм Самар полициясе тикшерә.
Просмотров: 1292