Изге бәйрәм рухи көч һәм тән сихәтлеге өстәсен

Самара

Самараның Җәмигъ мәчетенә бу көнне биш меңнән артык мөселман җыелган иде.

Үткән якшәмбедә мөсел­маннар изге Рамазан ае тә­мамлануын билгеләп үтте­ләр. Өлкәбезнең барлык мәчет­ләрендә гает намазы укылды. Самараның Җәмигъ мәчетенә бу көнне биш меңнән артык мөселман җыелган иде. Бина эчендә урын җитмәү сәбәпле, тагын шул ук кадәр кеше йортта үзләре белән алып килгән намазлыкларына утырып гый­бадәт кылды.

Иртәнгесен дә, гает намазын да Самара өлкәсе мө­селманнарының региональ   Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үзе алып барды. Ул Коръән сүрәләре укыды, Рамазан ае, Ураза гае­тенең фазыйләтләре, аны уз­дыру тәртипләре турында да сөйләде.

Самара өлкәсе губернаторы администрациясе җитәк­чесенең беренче урынбасары — җәмәгать фикере мони­торингы департаменты җи­тәк­чесе Денис Подсеваткин дин кар­дәшләребезне бәйрәм бе­лән котлады.

Кләүле, Исаклы, Камышлы районнары мөх­тәсибе, Иске Ярмәк мә­чете имамы Габдулла хәз­рәт Мөхәммәткәрим: “Ура­за гаетендә Иске Яр­мәк авы­лы мәчете дин кар­дәш­ләребез белән тулы булды. Килгән ха­лыкны район башлыгы һәм авыл администрациясе исе­меннән авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин, сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Рәхимҗан Абдуллин тәбрикләделәр. Бәй­рәм намазыннан соң изге китаптан аятьләр укылды, барлык халык сафка тезелешеп тәкбирләр әйтте. Фитр са­дакасы итеп мәчет рәисе Таһир абый Рәхимов физик мөмкинлекләре чикләнгән 10лап балага татлы бүләкләр тапшырды. Сабыйларның шат­лыктан балкып торган йөзләре бәйрәмгә тагын да нур өстәде”, — дип бәйрәм хис­ләре белән уртаклашты.

Самара

Самараның Җәмигъ мәчетенә бу көнне биш меңнән артык мөселман җыелган иде.

Туктаргали хәзрәт Моталлапов (сул­дан уңга) һәм туган Тупли авылына бәйрәмгә кайткан, бүген Самарада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх ага Шәрапов.

Туктаргали хәзрәт Моталлапов (сул­дан уңга) һәм туган Тупли авылына бәйрәмгә кайткан, бүген Самарада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх ага Шәрапов.

Елховка районының Тупли авылында да Ураза гаете күркәм үткән. “Ике йөзләп кеше гает намазын «Яңавыл» мәчетендә укыды. Арада яшь ирләрнең шактый булуы, күбесе үзләре белән гыйбадәтханәгә улларын да алып килүләре аеруча куандырды, — дип хәбәр итә “Бердәмлек”нең штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиев. — Мәчетнең имамы Туктаргали хәзрәт Моталлапов авылдашларны ихлас күңеленнән Ураза бәйрәме белән котлады, бәйрәм вәгазендә гөнаһка алып бара торган гамәлләрдән сакланырга, кешелек кыйм­­мәтләрен үзәккә куеп яшәргә чакырды. Мәхәл­ләгә даими йө­рүче Габдулла Гыйль­метдинов Коръән сү­рәләрен укыганнан соң туп­лилеләр бергәләшеп гает намазын укыдылар. Соңыннан зиратка барып, мәхрүм булган туганнары рухына догалар кылдылар”.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Рамазан ае бәрәкәтләре белән Гает шатлыгына ирештек (ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

С праздником Ураза-байрам мусульман поздравил Губернатор Самарской области

 

Просмотров: 1220

Комментирование запрещено