Җитте матур җәйләр

iҖитте матур җәйләр, ямьләнделәр  кырлар,
Куак саен сайрый сандугач.
Чыксам шул кырларга, яшәү көчем арта,
Сызылып аткан алсу таң тугач.

Чыгам әле, чыгам иркен болыннарга,
Җиләкләрнең пешкән чаклары.
Коелалар җиргә аяк баскан саен
Чәчәкләрнең бәллүр чыклары.
 
Шаулый иген кыры, кырда кошлар җыры,
Күңелемә салдым моңнарын.
Кызыл җиләкләрне, миләш-баланнарны
Җырларыма кушып җырлармын.
 
Урман-кырлар ямьле, бөрлегәннәр тәмле,
Күбәләкләр кунган гөлләргә.
Бу сихри гүзәллек кайда була тагын?
Була ул тик туган җирләрдә!
 
Җиләкле аланнар, хуш исле болыннар
Сихерләде ахры җанымны.
Гүзәл туган илем, җанга якын җирем,
Яратам мин туган ягымны.
 

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1085

Комментирование запрещено