“Бердәмлек”кә килгән хатларга, хәбәрләргә күзәтү
Рамазан ае тәмамланды. Ай буе дин кардәшләребез ураза тотып, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная төште. Күп урыннарда ай дәвамында ифтар мәҗлесләре оештырылды. Без бу турыда “Бердәмлек”тә күп мәртәбәләр яздык инде. Ә мондый шатлыклы, куанычлы хәбәрләр әле һаман редакциябезгә килеп тора.
Кайбер ифтар мәҗлесләрендә газетабыз хәбәрчеләренә дә катнашырга насыйп булды. Бигрәк тә авыз ачу мәҗлесләре Самараның Җәмигъ мәчетендә яхшы итеп оештырылган иде. Самара өлкәсе татарларының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның катнашуы бу чараларның дәрәҗәсен тагын да күтәребрәк җибәрде. Мөфтиебезнең һәм башка имамнарыбызның вәгазьләре, коръән укулары мөселманнарның рухи кыйбласын ачарга, иманнарын ныгытырга ярдәм итте.
Самара Җәмигъ мәчете йортында куелган ифтар чатырында һәр кичне ике-өч йөзләп дин кардәшләребез авыз ачты, сәхәр ашады. Анда татары, башкорты, үзбәге, таҗигы, казахы, кыргызы, азәрбайҗанлысы, чечены, дагыстанлысы, русы — барсы да үзләрен Раббыбызның тигез хокуклы бәндәләре итеп хис иттеләр.
Мондый чатырның Сызран шәһәрендәге “Азан” мәчетендә дә ачылып, ай дәвамында эшләве, ачык хәйрия, ифтар мәҗлесләрендә һәр теләгән кешенең катнаша алуы турында да “Бердәмлек”кә хәбәрләр килеп торды.
Бу мәҗлесләрне оештыруда, әлбәттә, мәхәлләләребезнең, аерым эшкуарларыбызның ярдәме зур. Әнә, өлкәбезнең “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасының актив әгъзалары 15 июньдә Казан Теннис академиясе бинасында быел бишенче мәртәбә үткәрелгән Татарстан Республикасы ифтарында да катнаша алдылар.
Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова бу гаҗәеп мәҗлес турында: “Без өлкәдән — Самарадан, Похвистнево районының Гали авылыннан, 12 кеше бардык. Үзебездә дә ифтар мәҗлесләре еш булып торса да, бу кадәр күп мөбәрәк йөзле кешеләрнең бер урынга җыелып намаз укуларын, авыз ачуларын күргәнем юк иде.
Без күп танышларыбызны да очраттык. Бу 10 мең халыкны бергә җыйган чараны алып баручы Кол Шәриф мәчете имамы Илдар хәзрәт Хәсәнов белән рәсемгә дә төштек. Мәҗлестә Республика җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкалар да катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазе бигрәк тә истә калырлык булды”, — дип сөйләде.
Соңгы вакытта Самарада һәм өлкәнең башка шәһәрләрендә һәм районнарында хәләл кафелар, ашханәләр ачылды. Аларда да быелгы ураза аенда ифтар мәҗлесләре даими үткәрелеп торды.
Шундыйларның берсе — Самараның Гагарин урамындагы “Белоснежка” кафесында былтыр гына эшли башлаган мәҗлесләр залында уздырылды. Ифтарга алтмышлап хатын-кыз чакырылган иде. Рушания абыстай Яруллина, Сания абыстай Мингачева бик матур итеп Коръән сүрәләре укыдылар, вәгазь сөйләделәр. Бибинур ханым Нуретдинова җитәкчелегендәге кафеның аш-су осталары бик тәмле милли ризыкларыбыз белән табын әзерләгән иделәр.
Самараның Аврора Молл сәүдә үзәгендәге “Түбәтәй” татар ашлары кафесы да ураза аеның һәр пәнҗешәмбесендә ифтар мәҗлесләре үткәреп торды. Шуларның берсенә Самара Җәмигъ мәчетенә намазга йөрүче дин кардәшләребез чакырылган иде.
Җәмигъ мәчетенең ветераннар Советы җитәкчесе Таһир ага Мамышев “Түбәтәй” кафесы җитәкчесе Альбина ханым Шәмсетдиновага һәм анда эшләүче хезмәткәрләргә үзенең рәхмәтен белдерде.
“Түбәтәй”дә Самара татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кадер кичәсе көннәрендә үткәргән ифтар мәҗлесе турында да югары дәрәҗәдә булды дияргә ярый. Разия ханым үзләренең ничек Казанга барып, Республика күләмендәге ифтарда да катнашулары турында бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. “Ак калфак” оешмасы әгъзалары мәҗлестә шулай ук “Бердәмлек”нең “Кыйбла” кушымтасында басылган Әльвидаг һәм Тәравих мөнәҗәтләре нөсхәләрен тараттылар һәм укып та күрсәттеләр.
“Бердәмлек”кә газетабызның даими авторларының берсе Саимә Морзаханова да үзләренең Гали авылы мәдрәсәсендә уздырылган ифтар табыны турында бик тә матур сүзләр табып, язып җибәргән.
- Мәдрәсәдә ел саен мондый мәҗлес үткәрү бездә инде бер матур традициягә әйләнеп китте, — дип яза хәбәрчебез. Аны оештыруда актив катнашучыларның исемнәрен дә атап үтә: ирле-хатынлы Мөдәррис һәм Рузалия Латыйповлар, Равил һәм Динә, Рамил һәм Миләүшә Мостафиннар, Кәүсәрия Латыйпова, Илһамия Кәримова, Кәүсәр Шәйхетдинова, Флера Йосыпова, аның кызы Гөлшат һәм башкалар.
Казанда яшәүче авылдашлары, күренекле эшкуар Дания ханым Туловага шушы мәҗлесне үткәрергә һәм Казанга Республика ифтарына барырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтен әйтергә дә онытмаган Саимә апа.
Әйе, шундый игелекле кешеләребез бар әле. Барсына да “Бердәмлек” укучылары исеменнән дә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шулай бергәләп уразаларыбызны тотып, ифтар мәҗлесләребезне үткәреп, Аллаһы Тәгаләгә багышлап, догаларыбызны укып яшәргә язсын.
Рәфыйк НУРИЕВ.
КОНТЕКСТ:
Накормить постящегося – получить большое воздаяние
* * *
Догаларыбыз кабул булсын иде
* * *
Изге айда — изге гамәлләр
Просмотров: 1280