DJ Радик Яруллин: “Иванушки”дан Олег Яковлев үзен татар дип йөрде”

33344Кичә иртән Мәскәү хастаханәләренең берсендә легендар “Иванушки International» төркеменең экс-җырчысы Олег Яковлев вафат булган. Аңа нибары 48 яшь иде. Җырчыны берничә көн элек хастаханәгә салалар. Аның ике як үпкәсе ялкынсынган була. Табиблар хәлен “авыр” дип бәяли. Соңгы мизгеленә кадәр ул реанимациядә гомере өчен көрәшкән.

Олег Яковлев “Иванушки” төркемендә 1998-2013 елларда эшләде. Бу вакытта аларның “Тополиный пух”, “Снегири”, “Билетик в кино”, “Я люблю” һ.б. җырлары хитка әверелде.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче үзебезнең татар егете, җырчы, продюсер Радик Яруллин Олег Яковлев белән якыннан таныш булган.

–Олегны 8 еллап беләм. Һөнәребез шул булгач, еш кына концертларда, төрле чараларда юлларыбыз кисешә иде. Мин аларны үзем оештырган бәйрәмнәргә дә чакырдым. Алар хәтта татар дискотекасында да чыгыш ясадылар. Аны шулай ук мин эшләгән “Пионер фм” радиосына да кунак буларак чакыра идек. Туйларда да очрашкан булды. Нигездә, коллегалар кебек аралаштык.

Кешелекле, ачык йөзле, кече күңелле иде. “Иванушки”дагы барлык егетләр дә шундый алар, гади, берсендә дә тәкәбберлек юк. Олег – иҗади шәхес. Төркемдә чакта да ул үзенең шәхси композицияләрен, проектларын эшләп күрсәтте.

Яшь аермабыз шактый булса да,  бу безгә аралашу өчен киртәләр тудырмады. Күңеле белән ул үзе дә 18 яшьлек егет иде.

Озак күрешмәгәнбез икән. Соңгы тапкыр ике ел  элек сәүдә үзәгендә очраштык. Ул вакытта мин өйләнмәгән идем әле, очрашып йөри торган кызым белән идем. Аның да янында кызы бар иде. Бик сагынып күрештек, сөйләшеп-көлешеп утырдык. Ул һәрвакыттача шат иде.

Бүген үлү хәбәрен интернеттан күрдем. Башта ышанмадым, яшь бит әле! Аннан соң “Иванушки”дан Андрей Аполлонов та “Инстаграм”да үз битенә язды, бу хәбәрне ул да дәлилләде.  Аның белән дә аралашып торабыз, менә әле “Камеди клаб”та күрешкән идек.

33344Олег белән төшкән фотоларым бихисап. Бүген исә компьютердан күзгә беренче ташланганнарын алып кына интернетка куйдым.

Ул үзен “Мин татар” дия иде. Бәлки мине шуңа да якын күргәндер. Танышкан вакытта минем татар икәнне белгәч, ул: “О, татарин”, — дип балкыган иде. Безнең милләтне хөрмәт итте. Бәлки, аның канында чыннан да татар каны агадыр.  Татарча сөйләмәсә дә, кайбер сүзләрне аңлый иде. Мин аның тамырлары безнең милләткә тоташа дип уйлыйм, – дип сөйләде Радик.

Искәрмә: Олег Яковлевның википедиядәге битендә әтисе үзбәк милләтеннән, мөселман булган дип язылган.

intertat.ru

 

Просмотров: 1285

Комментирование запрещено