Быел Тамерлан да, Тохтамыш та җиңелде

ТохтамышФестивальнең тематикасын бозу күпләргә ошамады.

620 ел элек хәзерге Красный Яр районында, Кондырча белән Сок елгалары кушылган урында, Алтын Урда империясе башлыгы Тохтамыш һәм Самарканд әмире булган Тамерлан гаскәрләре арасында бик каты сугыш-кырылыш булган диләр. XIII гасыр ахырында, Алтын Урда гаскәрләре Идел буйларын басып алганнан соң, бу җирләрдә Самарканд әмире Тамерлан билгеләп куйган Тохтамыш хөкем итә башлый. Ул 1380 елда Куликово кырында Мамай ханны җиңеп, Мәскәүне дә яулап ала һәм талап яндыра, Дон һәм Кавказны буйсындыра һәм шулай монгол-татар дәүләтенең тулы хокуклы хөкемдары булып китә. Тора-бара ул, борынын чөеп, әмир белән дуслыгын онытып җибәрә һәм Урта Азиядәге җирләргә дә дәгъва итә башлый. Шуның аркасында болар тәмам дошманлашып, 1391 елда Тамерлан гаскәре Урта Иделгә яу белән килә. Тохтамыш өчен бу көтелмәгән хәл була. 50 — 80 мең кешедән торган гаскәр алып килгән Тамерлан белән Тохтамышның ике тапкырга ишлерәк гаскәре хәзерге Курумоч аэропорты урнашкан өстәл кебек тигез яу кырында очраша.

Сугыш өч көн дәвам итә, кан елга булып ага. Тамерланның гаскәре аз санлы булса да, алар осталык белән алдыралар. Тохтамыш, җиңелә башлагач, хәзерге Хрящевка авылы янында Иделнең аръягына чыгып кача. Ярты гаскәрен югалткан Тамерлан аның артыннан куып бара алмый.

Тагын биш ел үткәч, алар Төньяк Кавказда, Терек елгасы буенда кабат очрашалар. Анда да Тамерлан җиңә, ә Тохтамыш Төмән якларындагы үз җирләренә качып котыла һәм Татар империясенең югары хөкемдары исеменнән мәхрүм ителә…

Шул вакыттан бирле алты гасыр гомер узып киткән. Ә халык Тохтамыш белән Тимур явын оныта алмый. Чөнки ул Россиянең киләчәк тормышын билгеләүче хәлиткеч вакыйгаларның берсе булып тора, нәкъ шушында Алтын Урда гаскәрләре беренче мәртәбә тар-мар ителә…

Шуңа да 2003 елдан бирле 18 июньдә Сок һәм Кондырча елгалары кушылган җирдә урнашкан “Ратибор” базасында “Тимур һәм Тохтамыш сугышы” фестивале уздырылып килә. Аны оештыручылар — Красный Яр районы администрациясе, Самара өлкәсенең спорт һәм туризм департаменты, “У-РА” һәм “Вежа” компанияләре быелгы фестивальгә русларның “Ратибор” борынгы сугышчылар клубын гына түгел, төрле милләт ха­лыкларының фольклор коллективларын да чакырганнар иде.

“Сугыш” кичкә табарак башланырга тиеш иде. Яңгыр явып торуга карамастан, ир­тәнге сәгать унбердә алан халык белән тула башлады. Фестивальгә килүчеләр “Осталар ярминкәсе”ндә борынгы тимерчеләрнең — кылыч, Татарстаннан килгән чүлмәкчеләрнең (Сафиевлар гаиләсе) чүлмәк, сыбызгы ясауларын карап йөрделәр.

Биредә борынгы хәрби кием­нәр киеп, атка атланып йөрергә дә, Урта гасыр тарихы белгечләренең лек­цияләрен тыңларга да, мастер-классларда катнашырга да, җәядән һәм арбалеттан атып карарга да, кылыч белән сугышырга да, сөңге ыргытуда ярышырга да мөмкин иде.

Музей чатырында өлкәбездә яшәүче төрле милләт ха­лыкларының киемнәрен карау­чылар да, “Радуга” мәдәни-күргәзмә үзәгенең “Алтын Урда башкаласы” дип аталган экспозициясе белән кызыксынучылар да, милли ризыклардан авыз итүчеләр дә күп булды. Бу вакытта сәхнәдән рус, әрмән, украин, мордва халык­лары җырлары һәм биюләре яңгырап торды. Тик нишләптер Тохтамыш белән бер милләттән булган татарларның да, Тамерланның якташлары үзбәкләрнең дә җыр-биюләре ишетелмәде.

Хәер, фестивальнең тематикасын болай бозу күпләргә ошамады. Тамерлан белән Токтамыш сугышында бүгенге көндә Идел буенда яшәүче рус, мордва, әрмән халыкларының катнашы бармы икән? Шулай ук “улыбайся”, “отдавайся” дип акы­рып җырлаган рок-группалар, саксофон көйләре, казаклар­ның “джигитовка”лары тарихны бел­мәгән кешеләрдә ялгыш караш тудырырга мөмкин. Тохтамышнымы, әллә Тамерланнымы, әллә икесен дә казак отрядлары җиңгәнме, әллә бүген аркаларында бүрәнә уйнатучы рус баһадирлары аларны бу җирләрдән куып җибәргәнме?

Сугыш реконструкциясенең үзенә килгәндә, “Ратибор”да шөгыльләнүче рус егетләре гаскәр башлыклары Тамер­лан белән Тохтамыш чатыр­ларының башта берсенә, аннан икенчесенә таба уклар белән аттылар, аннан бишәр кешелек отрядларга бүленеп балта, кылыч һәм чукмарлы таяклар белән сугышып күрсәттеләр, аннан бөтенесе бергә укмашып сугыша башладылар. Бу вакытта “Алиса” рок-төркеменең “Небо славян” дип аталган җыры колакларны ярып керә иде.

Өч көнлек сугыш 30-40 минут чамасы булгандырмы, юктырмы. Көтелгәнчә, Тохтамыш отряды җиңелде һәм тамашачы моны алкышлар белән кабул итте. «Ратибор»лылар “дошман”нары белән кочаклашып саубуллаштылар да атларына утырып китеп бардылар…

Киләсе елда алар тагын шушы кырда очрашырлар, әлбәттә. Чөнки бу Красный Яр кырына туристларны җәлеп итү чарасы бит. Тик ул чакта да, безнең илдә еш булып торган кебек, татар-монгол тарихы янә тапталып, татарлар һәм Урта Азиялеләр явы урынына руслар, казаклар һәм башка милләт егетләре мәйдан тотар микән?

Монда тарих бозылу гаебен үзебездән эзләргә кирәктер.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 891

Комментирование запрещено