Гаетне гөләп чәчкәләре бизәде

555 005Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин Гает көненең икенче яртысында Самар шәһәренең Җәмигъ мәсҗиде урнашкан Стара-Загора урамында гыйбадәтханә каршыннан узып китүчеләргә гөләп (роза) чәчкәләрен бүләк итүне оештырды.

2017 елдагы ураза гаете тарих киштәсенә кереп утырды. Ләкин дә июньнең 25ндә узган тантана үзенчәлеге белән истә калачак.  

Динебез Исламда зур яңалыклар була алмый, чөнки дин әһелләре саклык белән эш алып баралар. Шикләнү дә урынлы, чөнки чамасын югалтсаң — “бидгать” дигән шаукым юлына таеп төшүең бар.

Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин Гает көненең икенче яртысында Самар шәһәренең Җәмигъ мәсҗиде урнашкан Стара-Загора урамында гыйбадәтханә каршыннан узып китүчеләргә гөләп (роза) чәчкәләрен бүләк итүне оештырды. Дистәләгән кызларыбыз мөселман киемендә тыйнаклык күрсәтеп, елмаеп, әбиләргә, олы яшьтәге ханымнарга, яшьләргә чәчкәләр тараттылар. Әлбәттә: “Бүген безнең, мөселманнарның, олуг бәйрәме – Рамазан гаете. Шул уңайдан сезгә иң изге теләкләребезне белдерәбез һәм роза бүләк итәбез” дигән сүзләрне әйтеп, кулларына гөләпләрне тоттырдылар. Әлбәттә, мин аларны фотога гына төшермәдем, һәрберсенең йөзенә дә карап тордым.

Беренче чиратта, ниндидер саклык белән карау һәм исләренең китүе күренде. Кыска гына мизгелдән соң, кешеләр инде елмая-елмая чәчкәне кабул итеп, рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Ләкин дә тагын бер истә калганы – олы гына яшьтәге урыс әбисенең безнең котлаудан соң елап җибәрүе.Шул яшемә җитеп, миңа беренче мәртәбә чәчәк бүләк итәләр”, — диде ул. Һәм үксеп-үксеп елап җибәрде. Бу үзенә күрә Самар Җәмигъ мәсҗиде оештырган чәчкә акциясенә иң зур бәя булып яңгырады.

555 005Ураза бәйрәме Җәмигъ мәсҗиденең диварлары эченнән чыгып, бергә яшәгән, күпчелекне тәшкил иткән урыс халкының күңеленә дә изге күпер салу булды.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1138

Один комментарий