Кәләш эзләп

lightupМалайлар да үсеп җитте,
Башка кайгылар төште.
Аларга — хатын, безгә — килен
Эзләргә вакыт җитте.

Иманлысын, әдәплесен
Кайдан икән табарга?
Күпне уйлап, мәслихәтләп,
Чыктык озын юлларга.

Кала кәләшләрен инде
Алмадык та «учетка».
Алар хәзер байлык аша
Карый һәр кандидатка.
 
Укыганын, тәртиплесен
Кызлар «лох», дип атыйлар.
Аш пешерү, ир карауны
Түбәнлектән саныйлар.
 
Күпне уйлап, тәвәккәлләп,
Авылга тоттык юлны.
Менә инде анда, диеп,
Чын кызларның урыны.
 
Күрше-күлән җыелышты
Безгә кыз сайлашырга.
Күп бәхәсләр аша чыгып,
Килдек шундый акылга…
 
Егет кеше үзе барып,
Сайласын кызны кичен.
Барча яшьләр кайткан җәен,
Әйтерсең безнең өчен.
 
Озак та үтмәде киткәч,
Кайтты егет клубтан.
Төсмер төшкән, хәлләр начар,
Күрдем кергәч капкадан.
 
«Әнкәй, — диде, — бер күрүдә
Чыкты күңелем кызлардан.
Каладагы тиле вирус
Авылга да кагылган.
 
Бер кулларында тәмәке,
Бер кулларында сыра.
Сүз саен сүгенеп сөйләшә,
Көндеге калган шәрә».
 
«Әстәгъфирулла!» — диеп,
Тыңлады улын ана.
Кайдан эзлик нечкә билне,
Бәлки, интернет аша?
 
Мөселман кәләшләренә
Ни булды соң бу ара?
Шулай уйлап, килен тапмый
Кайтты апа калага.
 
Аның күңелен шомлык басты:
Үзгәрмәсә дөньялар,
Кем пешерер карт көнендә
Апага тәмле ашлар?

 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 972

2 комментариев

  1. Точнее сказать, очень актуальное для наших дней!

  2. Очень справедливое стихотворение! Много моих знакомых, приличных парней, среди них есть читающие намаз, не могут найти себе невест.