Минниханову представили проект детского образовательного канала на татарском языке «УЕН-ТВ» / Рөстәм Миңнехановка татар телендә “УЕН-ТВ” яңа балалар каналы проекты тәкъдим ителде

b35b53831c4e4950Вчера президенту РТ Рустаму Минниханову представили проект нового детского образовательного канала на татарском языке «УЕН-ТВ». Презентацию провел руководитель Высшей школы журналистики и медиакоммуникаций К(П)ФУ Леонид Толчинский.

По его словам, создание татароязычного мультимедиахаба позволит обеспечить полноформатный VOD-сервис («видео по запросу»), доступный по всему миру в круглосуточном режиме на всех типах интернет-платформ.

Название для нового канала было выбрано в ходе интернет-голосования. На канале будут транслироваться мультфильмы, игры и познавательные передачи. Целевая аудитория данного проекта — от 3 до 16 лет.

По завершении презентации Рустам Минниханов заметил, что новому каналу придется конкурировать с уже существующими крупными детскими телекомпаниями, а потому следует уделить особое внимание разработке уникального качественного татароязычного контента. В связи с этим проект отправлен на доработку, пишет пресс-служба президента Татарстана.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кичә Хөкүмәт Йортында татар телендә “УЕН-ТВ” яңа балалар белем каналы проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект турында К(И)ФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский сөйләде. Аның сүзләренчә, глобализация нәтиҗәсендә күпмилләтле халык яшәгән илләрдә рәсми телләр милли телләргә зур басым ясый. Шунлыктан балалар милли телдә аз сөйләшә, чөнки милли контент һәм аның таралуына тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми.

Аның сүзләренчә, татар телле мультимедиахаб булдыру тулыформатлы VOD-сервисын тәэмин итә, аны интернет-платформа типларында тәүлек дәвамында бөтен ил буйлап карап була. Проектның максатчан аудиториясе – 3тән 16 яшькә кадәргеләр.

Яңа каналның “УЕН-ТВ” исеме интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланган. Күпчелек өлешендә үзебездә төшерелгән мультфильмнар, сериаллар, махсус һәм уен программалары булыр дип көтелә, ул белемне арттыруга юнәлтеләчәк.

Презентация тәмамланганнан соң, катнашучылар проектның өстенлекле һәм кимчелекле яклары буенча фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов яңа каналның инде булган эре балалар телекомпанияләре белән көндәшлектә булачагын, шунлыктан уникаль сыйфатлы татар телле контент эшләргә кирәклеген искәртте.

Проект авторларына концепцияне күрсәтелгән тәкъдимнәр белән эшләп бетерергә кирәклеге әйтелде.

Чарада Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе (ТНВ) генераль директоры Илшат Әминов, Республиканың “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Татар-информ».
 

 

Просмотров: 940

Один комментарий