Язмыштан узмыш юкмыни?

12f877db47ca393826e79f8b6b27bf2d_500_0_0Бу инде тәкъдир түгел, бу ав­товокзал җитәкчеләренең ваем­сызлыгы, ә автобус йөр­түче­ләрнең акча артыннан куып, комсызланып, кеше гоме­ре турында кайгыртмау нәтиҗәсе, дигән фикер туа…

2 июльдә Самарадан Ижев­скига баручы төнге автобус Зәй шәһәре янында юл һәлакәтенә эләгеп, ундүрт кеше һәлак булган, унөчесе авыр хәлдә Әлмәт, Казан һәм Зәй хастаханәләренә са­лынган, өчесе генә исән-имин котылган. Бу һәлакәттә дүрт бала гомере дә өзелгән.

Кемдер моны тәкъдир дип атар. Аңа ышанмыйча да мөмкин түгел. Соңрак бил­геле булганча, Оренбург өлкәсендәге хәрби хезмәтен тәмамлаган тугыз егет шушы автобуска утырып Ижевскига кайтырга тиеш булганнар. Ләкин алар ун минутка соңгарганнар, һәм, нәтиҗәдә, өчесе поездга утырып киткән, икесе ниндидер башка юл сайлаган, ә дүртесе, такси яллап, автобус артыннан барырга булганнар. Алар аны нәкъ авария вакытында басып җиткәннәр һәм, әлбәттә, ярдәм кирәкме икән дип, туктаганнар. Ләкин ут чорнап алган автобус янына якын да килеп булмый. Ничек ярдәм итәргә белмичә чабышкан кешеләрдән автобусның Самара — Ижевск маршруты буенча баруын белгәч, егетләр һушларын югалта язалар. Алар да бит шушы автобуста янарга тиеш иделәр! Менә бит, Ходай язмаган эш булмый, дип бик дөрес әйтәләр икән!

24 яшьлек Мария Гали­мованың яшь гомере шушында тәмамланырга тиеш булган, күрәсең. Ул Самара медицина университетын тәмамлап, Зәйдә яшәүче әти-әнисе янына дипломын күрсәтергә дип кайта булган, юлда нинди авылны, тукталышларны узганын смс буенча язып барган. Анда: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое Озероны үттек дип язылган. Кызны каршыларга дип автобус тукталышына чыгып торган әнисе белән әтисе җентекләбрәк караса, исләре киткән — унбиш чакрымны автобус алты минутта үткән. Димәк, тизлеге сәгатенә 150 километр булган аның. Автобусның авариягә эләккәнен дә ерактан ук күреп алганнар һәм машиналары белән тиз арада шунда барып җиткәннәр. Ләкин ана, тилмереп, дөрләп яна торган автобус яннарын, якындагы куакларны актарып кызын эзләсә дә, таба алмаган. Аның башта кычкырып өзгәләнүен, аннары өметсезлек тулы күзләрен бер ноктага төбәп утыруын күргән кешеләр тирән кайгының нинди булуын гомергә дә онытмаслар.

Һәлак булучылар арасында Са­мара өлкәсендә яшәүче тагын алты кешенең исеме бар. Киров өлкәсендә яшәүче әнисе янына кунакка баручы Людмила Мельникова һәм аның ике улы — 16 яшьлек Виктор һәм бер яшьлек Иван, Тольяттида яшәүче Ал­ла Ермакова, Галина Шеховцова һәм аның 12 яшьлек оныгы да шушы коточкыч фаҗига корбаннары.

Хәер, автобусның элек тә зур тизлек белән йөрүен күрү­челәр булган. Марияның әнисе Регина Галимованың бер танышы да шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган икән. Ул аны тукталышта көткән. Автобусның авариягә эләгүен ишеткәч, Самара — Ижевск автобусының гел шулай зур тизлектә йөрүе турында сөйләгән. Алдагы урындыкларга утырган вакытта йөртүчеләргә: зинһар, артык нык кумагыз дип, әйтә булган. Икенче берәү куркудан күзен йомып барганын исенә төшергән. Автобус йөртүчегә тагын бер рейска бар әле дип шалтыратканнарын да, аның: «Мин ничә тәүлек йокламадым инде», — дип карышканын да ишетүчеләр булган.

- Автобус йөртүчеләр төнлә тизрәк йөриләр, әлбәт­тә. Караңгы вакытта трассада машиналар да ул хәтле күп түгел бит инде, — дип сөйләгән “Московский комсомолец — Россия” газетасы хәбәрчесенә элек шушы компаниядә эшләп киткән бер шофер.- Мин бу компаниядә берничә ай гына эшләдем. Рәсми хезмәт хакы, көлеп үләрсең, 7 мең ярым. Мин Нурлат, Ульяновск якларына гына йөрдем. Тикшерүчеләр бар иде, барын. Тик алар яңа урнашкан кешеләрне генә тикшерәләр. Ә күптән эшләүче водительләр кассадан тыш керемне контролерлар белән бүлешәләр, һәм соңгылары аларның ничек йөрүләренә бармак аша гына карыйлар. Иң күп калымны ерак рейслардан алып кайталар, әлбәттә. Аңлашыла, анда яңа кешеләрне җибәрмиләр. Автобус йөртүчеләр бик яхшы керем алып эшлиләр һәм моның өчен салым түләмиләр”.

Бу инде тәкъдир түгел, бу ав­товокзал җитәкчеләренең ваем­сызлыгы, ә автобус йөр­түче­ләрнең акча артыннан куып, комсызланып, кеше гоме­ре турында кайгыртмау нәтиҗәсе, дигән фикер туа.

Бигрәк тә балалар жәл. Аларның гомерләре башлана гына иде бит әле. Шушы балалар, тормыш сөючән ир һәм хатыннар, олы яшьтәге әби-бабайлар акча түләп (ә билет бәясе яхшы гына сумманы тәшкил итә) автобуска утырганда йөртүчегә ышанып тормышларын тапшыралар. Ә алар, автомобиль ярышлары остасы Шумахер тизлегендә барган машиналарны тагын да зуррак тизлек белән узганда, пассажирлары турында бер генә дә уйламыйлар, ахыры. Ник соң безнең илдә зур аварияләрдән соң бер-ике атна шаулап алалар да, аларны булдырмас өчен берни дә эшләмичә, тынычланалар? Ә автобус йөртүчеләр, шуны гына көткән кебек, кабат юл йөрү кагыйдәләренә төкереп, язгы болынга беренче тапкыр чыккан бозаулар кебек, койрыкларын күтәреп чаба бирәләр.

Алай дисәң, журналистларга интервью биргәндә транспорт компаниясе җитәкчесе Фәния Хәкимова бу автобус йөртүчеләрне “тәҗрибәле команда” дип бәяләгән. Авто­бусның юлга чыгар алдыннан тикшерелүе, техник яктан тел-теш тидерерлек булмавы турында да әйтеп үткән. Хуҗалары күрмәгәндә генә “тәҗрибәле команда” да геройлык күрсәтергә ике уйлап тормый икән шул.

Бу фаҗиганың төнлә булуын да онытмаска кирәк. Бер илдә яшәвебезгә карамастан, Самара өлкәсендә төнлә йөрү тыелмаган, ә менә Татарстанда муниципалитетлар арасында йөрүче пассажир транспорты 23 сәгатьтә гаражда булырга тиеш икән. Кеше бит ул робот түгел. “адәм факторы” булган җирдә йоклап китү дә, тизрәк кайтып ятасы килгәнлектән, йә берәр мөһим очрашуга ашыгып, кирәгеннән тизрәк йөрү очраклары да булырга бик мөмкин. Шуның өчен Советлар заманында “Расписание” дигән әйбер бар иде. Теге яисә бу тукталышка үз вакытында килеп җитмәсәң, яисә иртәрәк үтсәң, штраф салынырга, яисә премиядән мәхрүм ителергә мөмкин иде. Ә хәзер моның өчен “Глонасс” дип атала торган бик яхшы космик җайланма бар. Ник шуны кулланышка алмаска икән?

ЛДПР (Россиянең либерал-демократик партиясе) лидеры Владимир Жириновский әле 10 ел элек төнге рейсларны тыю турындагы закон проектын тәкъдим иткән булган. Лә­кин парламент моңа гел каршы төшкән, кемнеңдер керемнәре кимүдән курыккан, күрәсең.

Шуны да онытмаска кирәк, автобус йөртүчеләр төнлә бө­тен кагыйдәләрне үтәп барсалар да, алар каршысына йок­лап киткән “дальнобойщик” килеп чыгарга да мөмкин бит. Соңгы фаҗигадан соң ЛДПР эшләп чыгарган закон проектын парламентка тагын бер кат тәкъдим итеп караячакбыз, дип белдерде Вла­димир Жириновский «Комсомольская правда» радиосына.

Ә әлегә тикшерү комитеты җинаять эше ачып җибәргән. «Евразийская корпорация автовокзалов» оешмасы генераль директоры Оксана Никитина һәм автобус йөртүче кулга алынган (соңыннан подписка буенча азат ителгәннәр), компаниядә тентү бара, прокуратура аның эшен тикшерә.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин да һәлак булган һәм сәламәтлекләрен югалт­кан пассажирларның гаи­­лә­ләренең кайгысын уртак­ла­шып, янып үлүчеләрнең гаи­лә­ләренә берәр миллион, зыян күрү­челәргә, хәленә карап, 500дән 300 мең сумга кадәр ак­ча бирергә вәгъдә иткәннәр, шулай ук страховка буенча да һәлак булган пассажирларның туганнарына икешәр миллион сум акча түләнергә тиеш. Тик бу гына янган-пешкән тәннәрнең, баласын яисә әти-әнисен югалткан гаиләләрнең күңел сызлануларын баса алыр микән? Язмыш, тәкъдир дип юансалар гына инде. Автобус катнашындагы һәлакәтләрнең ваемсызлык, комсызлык нәтиҗәсе дип әйтергә ничектер тел әйләнми.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1193

Комментирование запрещено