Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрдән милли лидерлар сайлап куярга кирәк. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта белдерде.
«Минемчә, конгресс үз эшен башкарды. Хәзер инде аны яңарту сорала. Милли лидерларны яшьләрдән сайлап куярга кирәк. Милли эшчәнлекне яңа фикер, яңа уйлар белән баетырга кирәк. Татарның бүгенге күтәрелешендә лаеклы җитәкче булырга тиеш. Бүгенге көндә, ни кызганыч, бу юнәлештә артка калып барабыз», — диде ул.
Просмотров: 1028