Рафаил Хәкимов: Татар конгрессы Сабан туйлары оештыру белән генә чикләнергә тиеш түгел!

13-29Татарлар бүген яңа масштаблы проектлар көтә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы, академик Рафаил Хәкимов хәбәр итте.

2017 елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Анда 1 меңнән артык делегат һәм мөхтәрәм кунаклар катнашыр, дип көтелә. Съезд программасында пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары оештырыла. Шул уңайдан, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе танылган шәхесләрнең фикерләрен белеште.
 
“Чит илләрнең күбесендә милләттәшләребез ару гына, оешкан төстә гомер итә, — ди Рафаил Хәкимов. — Мәсәлән, Үзбәкстан, Казахстан кебек җирләрдә инде күптәннән милләттәшләребез бизнес алып бара, дәүләт структураларында эшлиләр, Европада альянска оешканнар. Польшада татарлар 620 ел элек тупланып гомер итә. Сабан туйлары оештырып йөрү яхшы, әмма конгрессның эшчәнлеге, аның белән генә төгәлләнергә тиеш түгел.
 
Тарих институты булгач, бездән еш кына тарихи китаплар сорыйлар. Галимнәребез андый хезмәтләрне әзерләде, берничә саллы китап та чыкты.Әмма алар таралмый, бөтенесе бушлай өләшкәнне, китереп кулларына тоттырганны көтә. Без, галимнәр, китапларны язабыз, ә бушлай өләшеп йөрергә галимнәр акча сугып ятмый бит. Кемнәрнең акчалары бар, рәхим итеп алар башкарсын бу эшне. Миңа калса,  ул тарихи китапларны Бөтендөнья татар конгрессы таратырга тиеш иде. Акчалары булмаганнар өчен бездә электрон вариантлары да бар. Шулай да электрон вариантын да бушка өләшеп утырасы килми, ул очракта галим эшенең кадере бетә. Без болай да килеп сораган галимнәргә бирәбез, чөнки алар аны фәнни кулланышка кертә”.
* * *
Бөтендөнья татар конгрессына интелектуаль проектлар җитми. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы, академик Рафаэль Хәкимов хәбәр итте.“Татарда интеллектуаль кадрлар җитәрлек. Дөньяда татар милләтеннән чыккан галимнәр, профессорлар күп, без алар белән аралашып торабыз. Тик аларны дөньяга күрсәтә алмыйбыз, милләтәшләр бу хакта еш кына белми дә. Югыйсә татарның абруйлы әлеге шәхесләре белән мактанырга хакы да, мөмкинлеге дә бар. Дөньяга без күбрәк уртакул җырчы, йә “бәреп чыккан” эшмәкәрне күрсәтәбез. Күптән түгел генә Мюнхенда булдым. Анда безнең Рәшит Сюняев исемле данлыклы галимебез эшли. Ул бөтен Европаның астрофизика җитәкчесе булып тора. Җир шарының төрле илләре белән хезмәттәшлек итә. Дөньякүләм танылган астрофизикны белүче милләттәшләребез сирәк. Татар җанлы андый шәхесләр сирәк.Бөтендөнья татар конгрессында интеллектуаль проектлар күренми. Шуңа күрә мин анда йөрмим дә, ун еллап инде конгресста күренгәнем юк. Һаман бер үк кешеләр, моннан 15-20 ел элек әле аларны тыңлап, укып була иде. Ә хәзер алар татар милләте турында нәрсә әйтә ала?”

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге уңайдан intertat.ru электрон газетасы татарның күренекле шәхесләренең фикерләрен туплады. Башка фикерләр белән intertat.ru газетасында танышырга мөмкин булачак.

“Татар-информ”.

Просмотров: 953

Комментирование запрещено