Кечкенә Губанкүл авылында — зур бәйрәм (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

image148 июльдә Елховка районында урнашкан 68 йортлы Губанкүл авылында шаулап-гөрләп милли бәйрәмебез – Сабантуй үтте.

Биредә беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме 1937нче елны узган булган икән. Инде менә 80 елдан соң икенчесен дә үткәрделәр! Чараның төп оештыручысы җирле клуб мөдире Севастьянова Татьяна Владимировна булды.

Гадәт буенча, бәйрәм хәер-фатиха догасында азан әйтелеп башланды. Аны авыл имамы Нәҗиб хәзрәт Кафиятов башкарды.

Авыл кечкенә булса да, бәйрәмне биредә бик олылап үткәрделәр. Бу җыен авылның олысын да, кечесен дә жыйды. Күрше авыллардан да бик күп кенә халык килгән иде. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары арасында районның мактаулы гражданины Мөгалләмә Баталова, социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нурания Вәлиәхмәт кызы Идрисова, Хмелевка храмы рухание Александр Иванович та булдылар.

Тантаналы өлештән соң милли бәйрәмебезнең уеннарга, җыр-биюгә бай өлеше башланып китте. Бәйрәмне Елховка районының Тупли һәм Мулла авылларыннан килгән һәвәскәр артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте. Тамаша карарга килгән халык Туплинең “Тамчы” фольклор ансамбле, Мулла авылының “Хыял” хор коллективы чыгышларын карап ял иттеләр. Ә бәйрәмгә Самардан махсус чакырылган “Идел” артистларының чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Халык концерт карап кына калмады, мәйдан уртасына чыгып, биеп күңел ачты.

Сабантуйда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Биек колга башына үрмәләп менү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, чүлмәк вату, аркан тартышу, киянтә-чиләк белән йөгерү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады. Ярышларны төгәллек, гаделлек белән алып бардылар.

Әлбәттә, милли көрәш — Сабантуй бәйрәменең төп бизәге. Ул берничә авырлыктагы үлчәүләрдә алып барылды. Абсолют батыр исемен Камил Абдуллин яулады, сарык аңа булды. Әйтергә кирәк, әлеге төп бүләкне Хмелевка храмы рухание Александр Иванович тәкъдим иткән икән. Ә инде балалар арасындагы көрәштә 10 яшьлек Әмир Әксәнов җиңү яулады. Баганага беренче булып Руслан Маликов менде һәм аңа бүләккә әтәч тәтеде.

Бүләкләргә килгәндә, авыл халкы бу бәйрәмгә үзе спонсорлык иткән. Бер мең сумнан да ким бирүче кеше булмаган, әзрәк хәллерәкләр бишәр мең дә тапшырган. Иганәчеләрдән акчаларны Рамил Сатдаров һәм Сафия Мингалиева җыйганнар. Ә менә Җәмил һәм Лилия Ибятовлар Сабантуйга дип сарык чалдырганнар һәм бәйрәм дәвамында мөхтәрәм кунакларны ашатып тордылар.

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18 image19 image20 image21 image22 image23 image24 image25 image26 image27 image28 image29 image30 image31 image32 image33 image34 image35 image36 image39image40 image41 image42 image37 image38image43image44 image45 image46 image47 image48image49 image50 image51 image52 image53 image54 image55 image56




Авыл халкы Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен клуб мөдиренә һәм башка оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерә, шундый матур чараның һәр елны кабатлануына өметләнеп кала.

Әнәс МИНГАЛИЕВ.

Автор фотосурәтләре һәм видеоязмалары.

Губанкүл авылы, Елховка районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1791

Комментирование запрещено