Сабантуена кайту

i222 июльдә Иске Ярмәк авылында үтүче Сабантуйга рәхим итегез!

Кайтабыз без туган авылыбызга
Сабантуй — очрашу көненә.
Ныклап әгәр уйлап караганда,
Без кайтабыз яшьлек дәверенә.

Очрашабыз матур җәйге көнне,
Кояш йөзә зәңгәр һавада.
Елга буе яшел үләнлектә,
Кошлар сайрап торган алан да.

Сабантуйга авылдашлар кайта,
Матур мәйдан — Юкәле тауга.
Күрермен дип укытучыларны, халкын,
Күпме еллар узган булса да.

Мәйдан буйлап үтеп киткән чакта
Эзлибез без дус-иптәшләрне.
Кайсыларын таныйбыз да кебек,
Карап торган көләч йөзләрне.

Шунда инде шатлану да була,
Хәйран калып караулар да бар.
Күрешмәгәнбез бит 10-20-30 ел,
Үтә читтә көннәр, гомерләр.

Яхшы әле авылыбыз халкын җыя,
Күбебез кайта бәйрәмгә.
Аралаша, киңәшләшә шунда,
Дуслар белән үскән җирләрдә.
 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1205

Комментирование запрещено