Балачак хатирәсе

i3Колхоз кырларында эшләдек без җәйләрне,
Шаулап торды шатлык белән Юкәле тау тирәләре.
Сыйныфташлар белән иртә торып бара идек утауга,
Үстердек без суган, кишер, кәбестә дә, шалкан да.
 
Җәй буена эшкә җыйды безне Шәймәрдан,
Казлар кебек тезелешеп үтә идек ярлардан.
Матур иде җәйләре, кызу булды көннәре,
Төшке ашка туктагач, булды бигрәк күңелле.
 
Ашъяулыкларны җәеп, катык һәм кесәл ашадык,
Әниләр пешергән ипине дуслар белән бүлештек.
Менә шулай звенода унлап кыз идек без,
Ял итеп алгач, китә иде хәл кереп.
 
Су буеннан су кермичә кайтмый Ярмәк кызлары,
Тиз-тиз генә җыенып, без коендык суларда.
Кояш шунда нурын сибеп, иркәләде-назлады,
Чумып-чумып, көлешеп, яңгыраттык тауларны.
 
Менә тагын таралып, без утауга тотындык,
Шулай җәйләребез үтә иде тырышып.
Колхозчы апаларыбыз утады чегендерне,
Аннан кайтып каршы алдылар болындагы көтүне.
 
Авыл өстенә сибелә кориандр исләре,
Эш көне тыныч үткәч, халык сөтләп эчә чәйләрне.
Ә кичләрен җыелышып бара идек кинога,
Урамнарда туйганчы уйнадык качышлы һәм лапта.

Көз көнендә яшелчәне таратмыйча без җыйдык,
Үлчәп, санап һәм тутырып, колхозга тапшырып тордык.
Йөрдек следларга Похвистневога, Самарга,
Яхшы уңышлар алганга, дәштеләр безне анда.
 
Шулай итеп мәктәбебез өйрәтте безне эшкә,
Өлгерә идек булышырга әти-әниләргә дә.
Укучы малайлар тракторда эшләде,
Кайсы чәчте, кайсы урды, тик ятмады җәйләрне.
 
Уку елы башлангач, килә идек мәктәпкә,
Укытучылар шатлана иде без үсеп киткәнгә.
 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено