Авыл кешесе ел саен Сабан туен өзелеп көтеп ала. Бу юлы безнең Денис авылында Сабан туе була дигән көнне яңгырлы таң атты. Бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итә алмабыз инде дип, бераз борчулы уйлар кичерсәк тә, яңгыр беразга туктап, балкып кояш чыккач та халык музыка яңгыраган мәйданга таба агылды.
Тантананы авыл җирлеге башлыгы Лимүзә Бикмөхәммәтова тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев та шушы котлауларга кушылды.
Бәйрәм бүләкләрсез булмый, әлбәттә. Мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклауда зур тырышлык күрсәткән җәмәгатьчелек вәкилләре Азат Ханнанов, Әлфия Баһаутдинова, Рәгыйдә Бадыйковаларга, имамнарыбыз Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов һәм Әхтәм хәзрәт Ихсановка рәхмәт хатлары тапшырылды.
Авылыбызның җитез егетләрнең берсе Руслан Сафин биек багана башына сөлге мендереп бәйләгәч, мәйданда төрле милли уеннар башланып китте. Авыш баганага менү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кул көрәштерү, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, катык салынган тәлинкәдән тәңкә эзләү һәм башка кызыклы уеннарда актив катнашучылар күп булды. Сабан туеның йөзек кашы булган татар көрәшендә беренче батыр исеме Татарстанның Әлмәт шәһәреннән килгән Фәнил Минһаҗев яулады, икенче, өченче урыннарга чирмешәнлеләр Фәнил Шәрифуллин һәм Илзәр Закировлар чыкты.
Күптән түгел генә гаилә корып җибәргән Илшат һәм Лиана Юнысовлар, Рамил һәм Илүзә Зәкиуллиннар, Айрат һәм Ландыш Төхвәтуллиннар, Рөстәм һәм Алинә Сабировлар һәм шулай ук 55 — 60 ел бергә гомер иткән гаиләләрне дә зурладылар. Сугыш ветераны Габдрахман Хәйбрахмановны да туксан яшьлек юбилее белән тәбрикләү сүзләре яңгырады. Көне буе Сабан туе сәхнәсендә Денис һәм Әбдеки авылларының үзешчән артистлары чыгыш ясадылар.
Менә ерактан чабыш атлары килүе күренде. Сабантуе мәйданында ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында беренче урын Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Фәрит Гайфуллин атына бирелде. Денис авылы фермеры Фәрит Мөстәкыймов атында чабышта катнашкан Данил Кузьмин — икенче, күрше Баландаево авылыннан чуваш егете Виктор Данилов өченче урынга чыкты. Дүртенче урын үзебезнең Денис авылыннан Ринат Ризвановка бирелде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
КОНТЕКСТ:
Интересной и насыщенной была программа Сабантуя села Денискино
Просмотров: 1291