Тауга менеп карадым

i

Гали авылы.

Бормалы юл алып менде,
Биек тауның башына.
Уч төбендәге көзгедәй
Авылым тора каршымда.
 
Татлы бәхет бүләгем -
Туып үскән үз ягым.
Алдыма тезелеп басты
Яшьлегем, балачагым.
 

Соры ташлар бизәп тора
Каршы тауның итәген.
Бәрхет сыманисле үлән
Җәйгән яшел түшәген.
 
Зәңгәркүктә төрле төстә
Салават күпере сузылган.
Балачак сукмакларыма
Яңгыр суы җыелган.
 
Күзәтәм мин авылымны,
Читкә куеп уйларны.
Авылым өстендә яңгырый
Моңлы азан моңнары.
 
Кояш офыкка авышкач,
Алсулана зәңгәркүк.
Туган авылымдай мәркәз
Башка җирдәһич тә юк!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 912

Комментирование запрещено