Галидә тормыш дәвам итә

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

Авылыбызның танылган эшкуары, җәмәгать эшлеклесе Расих Мөҗәһит улы Латыйповның бакыйлыкка күчүенә дә тиздән биш ай була инде. Андагы хәлләр беркемгә дә мәгълүм түгел, ә менә монда ул башлаган эшләрне аның гаилә әгъзалары дәвам итә.

Расих үзе исән чакта ук “Хәләл” цехында манты ясый башлаганнар иде. Казан шәһәре мәктәпләре, балалар бакчалары соравы буенча ай саен Татарстан башкаласына тонна ярым шушы про­дукция җибәрелеп торды. Ә майда мантыны балаларның җәйге лагерьлары өчен арттырып, 5 тонна күләмендә җибәрүне соралганнар.

Бу цехны Расихның кияве Радик Сафиуллин җитәкли. Бүгенге көндә аның кулы астында 10 хатын-кыз эшли. Өчәр-өчәр алмашлап, алар камыр басалар, җәяләр, аннан махсус станокта шакмаклап кисәләр. Һәр мантыга, үлчәп, 45 грамм ит салына. Продукция әзер булгач, аны суыткычка куеп, туңдыралар, аннан пакетларга тутырып, адресын, башка кирәкле мәгълүматлары язып, заказ бирүчеләргә озаталар. Чиста хәләл иткә аз гына бәрәңге, суган салып эшләнгән мантыларның бөтенесе дә бер авырлыкта, бер күләмдә булырга тиешле.

Барысы да ризыкны бик тәмле дип мактый. Әгәр шулай булмаса, хәтта Казан бу продукцияне шулкадәр күләмдә сорамас иде.

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

DSC09197

Казанга атна саен күпләп башка төрле хәләл ит ризыклары – колбасалар, казылыклар һәм пилмән озатыла. Безнең продукцияне илнең төрле почмакларыннан – Татарстаннан да, Башкортостаннан да, Казахстаннан да, Себер якларыннан да, Чиләбедән дә килеп алалар. Ә Самара кибетләре “Хәләл” цехының төп заказчик­лары булып санала. Аллаһыга шөкер, эшләре гөрләп бара.

- Ял итмичә дә эшләргә туры килгән чаклар булгалый, — дип сөйләде “Хәләл” цехы җитәкчесе, Расих Латыйповның хатыны Кәүсәр ханым.

Аның кияве Радик та, кызы Гөлсинә дә барысы бер теләктә булып, бергәләшеп мәрхүм әтиләренең эшен уңышлы гына дәвам итәләр.

Бу бердәм, тырыш, уңган гаиләгә исәнлек-саулык, бә­хетле тигез тормыш телибез. Аларга әтиләре кебек игелекле булып, аның соңгы васыятьләрен үтәргә бер Ходаем ярдәм бирә күрсен иде.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1322

Комментирование запрещено