“Ялкынлы яшьлек” тарихлы булды

Обложка ЯЯСамараның Гагарин паркында үткән өлкә Сабантуенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевның шатлык нурлары чәчеп, тутый кош тоткан кебек бер кочак ал тышлы китаплар күтәреп йөрүен күрүчеләр булды. Бу әле генә “Книга” нәшриятендә басылып чыккан “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 45 еллык тарихына багышланган китап-альбом иде.

Элек хәбәр ителгәнчә, китап нәшриятка әле 2015 ел башында ук әзерләнә башлаган иде. Илгиз Колючев 45 ел буе ансамбль турында төрле газета һәм журналларда басылып чыккан мәкаләләрне, төрле елларда төшкән фото­графияләрне туплап барган. Аларны ансамбльнең юбилей еллары буенча унъеллык­ларга бүлеп, шул чорда ансамбльдә җырлаган һәм биегән үзешчән артистлар барланды, фотографияләр тупланды, барысы да “Бердәмлек” газетасы редакциясендә цифра хәленә китерелеп, корректор күзлегеннән тикшерелде һәм китап итеп тупланды. Бу эш бер ел буе дәвам итте. Аннары әле тагын бер елдан артык вакыт бастырып чыгару өчен акча эзләүгә китте. Менә, ниһаять, бу елның июлендә ул, өлкә хөкүмәте гранты һәм спонсорлар ярдәме белән, дөнья күрде.

Ансамбль оешканның беренче елларында аның турында хәбәрләрне өлкәбезнең “Волжская коммуна”, “Волжская заря” газеталарына ул вакытта хәбәрче булып эшләгән милләттәшләребез Владимир Мирный, Лилия Шәфигуллина, Рәфгать Әһлиуллин язган булсалар, тора-бара “Ялкынлы яшьлек” иҗатына Татарстан газета-журналлары да игътибар бирә башлый. “Азат хатын”, “Ватаным Татарстан” газеталарында мәкаләләр бас­тырыла, Татарстан язучылары, шагыйрьләре дә Куйбышевка килеп, ансамбль катнашында иҗат кичәләре уздыралар, “Ялкынлы яшьлек” тә Казанга, Уфага, Ульян өлкәсенә, өлкә авылларына һәм Идел буе регионында урнашкан башка төбәкләргә гастрольләргә йөри башлый, Мәскәү һәм Санкт-Петербург тамашачысын әсир итә. Бу турыда хәбәрләр “Правда”, “Вечерний Петербург”, “Вечерняя Казань” газеталарында басыла.

Ә инде Куйбышевта 1990 елда — “Бердәмлек”, 1996 елда — “Азан”, соңрак Җәмигъ мәчетендә “Сәләм” газеталары, 2012 елда “Самар татарлары” журналы чыга башлагач, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең иҗаты, артистларының тормышы милли басмаларның көн кадагына әверелә. Анда ан­самбльнең һәр чыгышы тәфсилләп языла, сәхнәгә чыккан һәр артистның талантына бәя бирелә, хәттә өстендәге киемнәренә кадәр тикшерелә, еш кына мактау сүзләре, сирәк-мирәк тәнкыйть сүзләре дә языла.

Обложка ЯЯМенә шушы мәкаләләр барысы да “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китабында тупланган, аклы-каралы һәм төсле фотосүрәтләр белән бизәлгән дә инде. Гомумән, бу язмалардан ансамбльнең 45 еллык тарихын шәйләргә була. Ул киләчәк буын татарлары өчен өлге булып та, үткән гасырның 70нче елларыннан башлап татар тормышы тарихы булып та хезмәт итә ала. Бигрәк тә ансамбль тормышында кайнаган артистларга, аларның балаларына истәлек булып калырлык бик затлы басма ул.

Кулыгызга “Ялкынлы яшьлек”. Гасырдан гасырга” дип аталган китап килеп эләксә, читкә куймагыз, рәхәтләнеп бер укыгыз әле.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Ялкынлы яшьлек” чираттагы гастрольләре белән Камышлы районына юл ала. Яңа чыккан “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” исемле җыентыкның презентациясе дә үтәчәк

* * *

“Ялкынлы яшьлек”кә акча бирелде / “Ялкынлы яшьлек” ансамбле турында китап дөнья күрәчәк

 

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено