Бала караган өчен пенсия кемгә арттырыла?

25-6Соңгы вакытта «Бердәмлек» газетасы редак­циясенә: “Бала караган өчен пенсия арттырыла икән. Шул турыда тәфсилләп языгыз әле”, — дип шалтыратучылар булды. Бу сорауга җавап эзләп “Россиянең пенсион фонды” сайтына керергә туры килде. Анда барысы да аңлаешлы итеп язылган. Элек, пенсия күләмен исәпләп чыгарганда, бала карап утырган вакыт стажга кертелә барган, ә 2015 елдан башлап ул пенсия баллары белән исәпләнә икән.

- Пенсияне баллар белән исәпләп чыгарганда пенсия үсә төшә диләр. Анда балалар саны мөһимме?

- Төгәл генә әйтеп булмый. Мәсәлән, ана бер, яисә ике бала үстергән, ди. Бу очракта пенсия артмаска да мөмкин. Тик советлар заманында кечкенә хезмәт хакы алып эшләп зур стаж туплый алган аналарга гына бераз өстәлергә мөмкин. Еш кына күпбалалы аналарның да пенсияләре күтәрелмәскә мөмкин. Бу очракта аларның пенсиясен ничек бар, шулай калдыру файдалырак.

- Бер үк вакытта стаж һәм балларны исәпкә алырга буламы?

- Юк. Пенсия баллар буенча исәпләнә икән, димәк стаж кими. Бу бөтен аналарга да файдага түгел. Мәсәлән, яше җиткәнче үк пенсиягә чыккан кешеләр досрочный пенсия алу хокукын югалтырга мөмкин. Шуңа күрә алардан пенсияне баллар буенча санап чыгару өчен гаризалар кабул ителми.

- Пенсия күпмегә артырга мөмкин?

- Һәр очракта төрлечә. Пенсиягә чыгучының хезмәт хакы кечкенә булганда, яисә эш урыныннан бу турыда белешмә ала алмаган очракта пенсия үсәргә мөмкин. Ләкин киресенчә дә була. Бу очракта, пенсияне киметү ягына санап чыгармас өчен, шул көйгә калдыралар. Ә 2015нче елдан соң ялга чыгучыларның пенсиясе аларга ничек файдалы, шулай саналган инде.

- Пенсияне кабат исәп­ләп чыгару өчен нинди доку­ментлар кирәк?

- Паспорт, балалар туу турында таныклык (анда баланың паспорт алуы турында тамга куелган булырга тиеш). Тамга юк икән, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләп үстерү турында башка документ китерергә була (мәсәлән, мәктәпне тәмамлау аттестаты).

- Гаризаны кайчанга кадәр кабул итәләр?

- Гариза бирү вакыты чикләнмәгән. Моның өчен Пенсия фондының клиент службаларына, шулай ук МФЦларга (Күп Функцияле Үзәк) барып йөрмәскә дә була, Интернет яисә телефон аша алдан язылу яхшырак. Бердәм дәүләт хезмәте күрсәтү порталындагы “шәхси кабинет” аша да электрон гариза язып җибәрергә була.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 959

Комментирование запрещено