Килде дә китте яшьлегем

iКилде дә китте яшьлегем,
Тоймый калдым үткәнен.
Үпкәләп, кайт, диеп, әйттем,
Тыңламады әйткәнем.
 
Ияреп аңа китеп бара
Хәтер дигән кабахәт.
Аяк йөреше, күзнең нуры –
Алар да хушлаша кинәт. 

Кайчандыр бит дуслар идек,
Дидем, үткән юлларда.
Сезне сатлыкҗан булырга
Кем өйрәтте дөньяда?
 
Көнләштереп, яшь кызларга
Китеп бара яшь чагым.
Ярый әле янымда бар
Тугры калган дусларым.
 
Урманнарым, болыннарым,
Алда язар җырларым.
Сиңа гына гашыйк булган
Мәңге сүнмәс хыялым.
 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 893

Комментирование запрещено